Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин акчасы" таләп итүче шәфкать туташы эшен карау дәвам ителәчәк


Вахитов районы мәхкәмәсе
Вахитов районы мәхкәмәсе

Татарстан сәламәтлек министрлыгы шәфкать туташына компенсация тиеш түгел, чөнки ул эшләгән "Ашыгыч ярдәм" хезмәте министрлыкка карамый ди.

3 декабрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә шәфкать туташы Татьяна Ильинаның сәламәтлек саклау министрлыгына шикаяте турында икенче утырыш узды. Ул коронавирус йоктыру сәбәпле 68 мең сум иминият акчасын һәм авыру нәтиҗәсендә килгән зыян өчен министрлыктан 500 мең сум таләп итә. Мәхкәмәнең беренче утырышы 27 октябрьдә булган иде.

Татьяна Ильина
Татьяна Ильина

Мәхкәмәдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле 500 мең сумлык рухи зыянның каян килеп чыгуы хакында сорагач, Татьяна Ильина ике ел рәттән эшендә сәламәтлегенә килгән зыян хакында сөйләде. "Сез сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәреме? Министрлык хезмәткәре булуыгызны нәрсә белән дәлилли аласыз?" диде министрлык вәкиле, "Ашыгыч медицина ярдәме станциясе" оешмасының автоном оешма булуына ишарә итеп.

Ахырда ул иминият түләүләренең дә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан түгел, ә Социаль иминият фондыннан түләнүен әйтте. Эш бирүченең мөрәҗәгате белән, һәр авырган медицина хезмәткәре очрагында Иминият фонды тикшерү уздыра һәм аңа иминият түләве булырга тиешме-юкмы икәнлеге хәл ителә. Татьяна Ильина очрагында иминият түләве булырга тиеш түгел икән.

22 декабрьдә узачак киләсе утырышка хөкемдар Аида Дәүләтшина Социаль иминият фонды вәкилен һәм Ильина коронавирус белән авырган чакта мөрәҗәгать иткән Казанның 18нче хастаханәсе вәкилен чакырырга кушты.

Ашыгыч ярдәм оператив бүлегендә 25 ел дәвамында диспетчер булып эшләүче Татьяна Ильина әйтүенчә, ул быелның июнь аенда коронавирус белән авырган, шуның нәтиҗәсендә бөерләре зур зыян күргән. Бу чирне эш урынында йоктырган медицина хезмәткәрләренә 68 мең 811 сумлык иминият түләве каралган. Моннан тыш, Ильина узган елны да, эштән кайтаручы машинада егылып, хәтерен югалтып хастаханәдә яткан булган.

XS
SM
MD
LG