Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төньяк агым"га каршы чикләүләр АКШ саклану бюджеты өлгесенә кертелгән


Чикләүләр Германия һәм башка Европа илләренә кагылмаячак.

АКШ конгрессы Русия Европага суза торган "Төньяк агым-2" газүткәргеченә каршы яңа чикләүләрне килештерде. Бу чикләүләр АКШның 2021 елга саклану өлкәсе бюджеты өлгесенә кертелде. Документка ярашлы, газ торбалары салучы корабларга эретеп ябыштыру җиһазлары куя торган яки аларны заманчалап үзгәртеп кора торган ширкәтләргә каршы чикләүләр кертелә. Моннан тыш, проектта катнашучыларга иминият һәм сертификация хезмәте күрсәтүче ширкәтләргә карата да чикләүләр киңәйтелә.

АКШның саклану өлкәсе бюджеты мотлак кабул ителә, шуңа күрә аңа еш кына хәрбиләрне финанслауга катнашы булмаган бүлекләр дә кертелә.

Документ турында фикер алышу вакытында конгрессменнар "Төньяк агым-2" аркасында Германия һәм башка Европа берлеге илләренә - Швейцария, Норвегия, Британиягә чикләүләр кертмәскә дигән карарга килгән дип хәбәр итә Deutche Welle. Моннан тыш, АКШ президенты ил мәнфәгатьләреннән чыгып чикләүләрдән өлешчә баш тартырга да мөмкин диелә.

28 ноябрьдә Германиянең су юллары һәм көймәләр йөреше идарәсе "Төньяк агым-2" газүткәргечен төзү яңадан башлану ихтималын белдерде. Төзелешне алып барачак корабның исеме аталмый, ләкин, MarineTraffic сайты Германия суларыннан ерак түгел Русиянең торба сала торган "Академик Черский" корабы барлыгы турында мәгълүмат китерә.

Кушма Штатлар "Төньяк агым" газ үткәргечен Русия сәяси сәбәпләр белән төзи дип саный. Бу үткәргеч сафка баскач, моңа кадәр Русия газы Европага уза торган Украинага басым ясау мөмкинлеге ачыла, шулай ук Европа Русия газына бәйле була диелә. Европа берлеге илләренең бер өлеше дә шундый фикердә тора. Ләкин Германия хакимияте газ үткәргечне төзеп бетерү ягында. Русия җитәкчелеге проект бары икътисади максаттан тормышка ашырыла дип белдерә.

XS
SM
MD
LG