Accessibility links

Кайнар хәбәр

Википедиягә татарча язучылар бәйгесе игълан ителде


Чара Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уза.

Википедиядә татарча язучылар өчен ике бәйге игълан ителде. Бәйгенең бүләкләү фонды 200 мең сум тәшкил итә. Бу хакта 4 декабрьдә узган матбугат очрашуында "Викимедиа" хәрәкәте активисты Фәрхәт Фәткуллин белдерде. Әлеге бәйгеләр - "Минем Татарстан" вики-марафоны һәм өченче тапкыр узучы "Татар 4.0" вики-марафоны. Чара Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уза.

Бәйгедә катнашу өчен кимендә дүрт материал тапшыруы шарт. Белешмә энциклопедик стильдә булырга тиеш.

Бәйгегә хезмәтләр 2020 елның 15 декабреннән 2021 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә. Бәйгегә нәтиҗәләр 15 февральгә ясалачак.

Фәткуллин сүзләренчә, Википедиянең татар бүлеге мәкаләләр саны белән дөньяда 41нче урында бара. Ә менә мәкаләләрнең сыйфаты, күләме ягыннан 85нче генә урында. Башкорт Википедиясе күпкә алдарак – 40нчы урынны били. "Аларның вики-әбиләре актив эшли. Башкорт телен яхшы белгән, укытучы яки язучы буларак мәгълүмат белән эшләргә ияләшкән пенсиядәге кешеләр яза да яза", диде ул.

Фәрхәт Фәткуллин татар Википедиясенә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк дип саный. "Гадәттә яшьләр мәктәп эшләре, күңел ачу белән мәшгуль. Аларга бүләк биреп, ничек тә кызыксындырырга кирәк. Башкортстанның активы көчле, әби-бабайларны җәлеп итеп, телне яшәтәм дип эшлиләр. Аларның мотивациясе башка. Бүгенгә Башкортстанда кызыксындыру чарасы буларак акча бүленмәгән иде. Бу яктан Татарстан Русиядә алда бара", диде Фәткуллин.

Бүген "Википедия"нең татарча бүлегендә 236 597 мәкалә язылган.

XS
SM
MD
LG