Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар конгрессы каршында милли мәьәләләр белән шөгыльләнүче экспертлар шурасы оеша


Дөнья татар конгрессы бинасы
Дөнья татар конгрессы бинасы

Дамир Исхаков шура тел, Русия хакимиятендә башланган транзит, Башкорстанга контрпропаганда белән шөгыльләнергә тиеш дип саный.

Дөнья татар конгрессы каршы экспертлар шурасы оеша. Әлеге тәкъдим белән бүген тарихчы Дамир Исхаков Милли Шура утырышында чыкты. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев аны хуплады һәм киләсе утырышка эш планын әзерләргә кушты.

"Татар конгрессы каршында экспертлар шурасын булдыру тәкъдим ителә. Моның өчен берничә кешедән торган җитәкчелек билгеләргә кирәк. Аның рәисе, урынбасары булырга тиеш, эш юнәлешен билгеләргә кирәк. Күп эшче төркемнәр оештырырга һәм төбәкләргә чыгып эшләргә туры киләчәк. Мәскәүдә, Петербурда, башка төбәкләрдә белгечләр бар", диде Исхаков.

Тарихчы экспертлар шурасын оештырып, ярты ел эшләп карарга тәкъдим итте. Дамир Исхаков экспертлар тел, транзит, Башкортстанда контрпропаганда белән шөгыльләнергә тиеш дип саный.

"Төбәкләрдә 5-6 мөфтиятне, милли оешмаларын берләштерү мәсьәләсе бар. Моны концептуаль дәрәҗәдә корып хәл итәргә кирәк. Күпкә глобальрәк мәсьәлә — тел проблемы бар. Бер комиссия төзеп кенә хәл итәбез дип уйлыйлар. Аны алай гына чишеп булмый. Иң төп проблем — татар ата-аналарының балаларын урысча укытырга бирүе. Милли аңнарын ничек үзгәртергә? Татарстан һәм татар милләте алдагы көннәргә әзер булырга тиеш. Русиядә транзит башланып китте. Бу табигый процесс, җитәкчеләр картая. Бу Татарстанга да кагыла. Без нинди ысуллар кулланып эшләргә тиеш? Башкортстанда безгә каршы эш башкарыла. Безгә контрпропаганда белән шөгыльләнергә кирәк", диде Исхаков.

Васил Шәйхразиев экспертлар шурасын оештырырга кушты. Киләсе утырышка кадәр аның җитәкчеләре, эш планы расланырга тиеш.

XS
SM
MD
LG