Крудс гаиләсе: яңа заман (The Croods: A New Age)
2013 елда чыккан һәм шактый популярлык казанган "Крудс гаиләсе" мультфильмы дәвамы. Ул Таш дәвердә яшәгән гаилә тормышын тасвирлый. Яңа җирләргә эләккән гаилә яшәргә урын эзли. Үзләрен бердәнбер гаилә санаган килеш алар башка гаиләне таба. Крудс гаиләсе җәннәт булып күренгән урында яңа күршеләр белән яшәргә өйрәнә, тик гаиләләр арасында киеренкелек арта.
Мультфильмны оригиналда, инглиз телендә караучыларны танылган актёрлар тавышлары шатландырачак, тавышландыручылар арасында Николас Кейдж, Эмма Стоун, Райан Рейнольдс, Питер Динклэйдж кебек йолдызлар бар. Яңа ел алдыннан гаилә белән карарлык иң отышлы вариантларның берсе.
- Кемгә карарга? Балаларга, гаиләләргә.
- Кайда һәм кайчан карарга? Русия кинотеатрларында 24 декабрьдән.
Раштуа елъязмалары 2 (The Christmas Chronicles: Part Two)
Netflix платформасы озын сериаллар гына түгел, аерым фильмнар да төшерә. 2018 елда платформа Раштуа бәйрәмнәре алдыннан "Раштуа елъязмалары" дип аталган фильм тәкъдим итте, һәм ул соңгы еллардагы иң популяр Раштуа фильмнарының берсе булды. Быел Netflix әлеге киноның дәвамын тәкъдим итә.
Төп герой Кейт исемле кыз үскән һәм сүз тыңламаучы яшүсмергә әйләнгән. Гаиләсеннән канәгать булмыйча, ул Төньяк котыпка юл тота, анда Санта белән күрешергә тели. Санта Клаус белән берләшеп, Кейт Раштуаны урларга теләгән явыз Белсникельга каршы чыга.
- Кемгә карарга? Раштуаны сагынып көтүчеләргә.
- Кайда һәм кайчан карарга? Netflix платформасында фильмны инде карап була.
Могҗизалы хатын-кыз 1984 (Wonder Woman 1984)
Әлеге фильм пандемия аркасында берничә тапкыр күчерелүгә дучар булган. Башта 2020нең 4 июнендә чыгарга тиеш булган кино көзгә күчерелгән, аннан соң кинотеатрларда 2021дә генә күрсәтеләчәк, дип хәбәр ителгән. Ахыр чиктә Warner Brothers кинотеатрларның пандемиядән тулысынча чыгуын көтмәскә булган: 2021дә алар барлык фильмнарын кинотеатрлар белән бергә HBO Max стриминг платформасында да күрсәтергә булган.
Могҗизалы хатын-кыз фильмы Диана Принсның 20нче гасыр азагында маҗараларын күрсәтәчәк. Аның төп көндәше – Кристен Уиг башкаруында Гепарда. Стив Тревор ролен башкаруга Крис Пайн кайткан. Фильм замана трендына тулысынча туры килә, ул ирекле, көчле, шул ук вакытта хисләрдән мәхрүм булмаган хатын-кызның яңа тормышка җайлашуын күрсәтә.
- Кемгә карарга? Экшн киноны сагынучыларга.
- Кайда карарга? Кинотеатрларда һәм HBO Max платформасында.
Китеп бару (Come Away)
Русиядә бу фильм "Питер Пэн һәм Алисә могҗизалар илендә" исеме белән күрсәтелә. Исеменнән аңлашылганча, фильм ике танылган британ әкиятенең яңача адаптациясен тәкъдим итә. Алисә белән Питер бертуган булганнар, һәм аларның сәяхәтләре хыяллана белү көченнән башланган. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гаилә белән карарлык кызыклы фильм.
Фильм шулай ук Анджелина Джоли җанатарларын да җәлеп итә ала.
- Кемгә карарга? Әкияти фильм яратучыларга.
- Кайда карарга? Русия кинотеатрларында инде күрсәтелә.
Кикиның ризык китерү хезмәте (Majo no takkyûbin)
Күзәтүгә бер иске мультфильмны да кертергә булдык. Эш шунда ки, быел танылган Хаяо Миядзакиның Ghibli студиясенең 20 еллыгы уңаеннан, Русия кинотеатрларында әлеге иҗатчының иң танылган мультфильмнарын яңадан күрсәтәләр.
Декабрь аенда кинода "Кикиның ризык китерү хезмәте" мультфильмын карап булачак. Ул 13 яшендә тылсымчы булган Кики исемле кызның маҗараларын күрсәтә. Мәчесе белән Кики башка шәһәргә юл тота, яхшы кешеләр белән таныша һәм үзенең тылсым көчен кешелеккә ярдәмгә кулланырга өйрәнә.
- Кемгә карарга? Аниме җанатарларына. Кинода җылы атмосфера эзләүчеләргә.
- Кайда карарга? Русия кинотеатрларында декабрь азагыннан күрсәтелә.