Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко яңа төр коронавирус йоктыру очраклары арту сәбәпле, ил төбәкләре арасында һәм төбәкләр эчендә халыкның йөрүен чикләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Министр шулай ук ябык биналарда күп кеше җыеп уздыра торган чараларны (концерт, спорт ярышлары) да тыярга була дип саный.
"Болар барысы да йоктыруның билгеле бер механизмнары булып тора, аларны томалау зарур" диде Мурашко.
Моңарчы Русия җитәкчелеге коронавирусның беренче чорындагы кебек кырыс изоляция кертү булмаячак дип ышандырып килде.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Алексей Кузнецов РБКга министрның сүзләре контексттан йолкып алынган, чынлыкта ул ниндидер өстәмә чикләүләр кертергә тәкъдим итмәде дип белдергән.
7 декабрь иртәсенә Русиядә (аннексияләнгән Кырымны да кертеп) COVID-19 йоктыруның яңа 28 142 очрагы рәсман теркәлгән. Бу турыда коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.
Пандемия башыннан илдә вирусны йоктыручылар саны 2,5 миллионга якынлашты.
Рәсми саннарга карый, узган тәүлектә коронавирустан тагын 456 кеше үлгән, эпидемия башыннан барлыгы 43 597 кеше вафат булган. Хастаханәләрдән соңгы тәүлектә 18 850 пациент савыгып чыккан диелә.
Кичә COVID-19 йоктыручыларның пандемия башыннан иң зур тәүлеклек саны теркәлде – 29 меңнән артык кешедә вирус ачыкланган.
Петербур университетының Интеллектуаль логистика үзәге белгечләре фаразынча, илдә COVID-19 белән бер үк вакытта авыручыларның иң зур саны 21-22 декабрьгә туры киләчәк – бу көннәрдә барлыгы 517 мең чамасы кеше авыруның актив фазасында булачак диелә.
Татарстанда рәсми статистика соңгы тәүлектә 93 кешедә COVID-19 расланган дип хәбәр итә. Республикада бу вирусны йоктыручылар саны 11 меңгә якын, 9,5 мең кеше чирне җиңгән. Хәзерге вакытта 1259 кеше коронавирустан дәвалана, барлыгы 150 кеше үлгән диелә.
Башкортстанда 15 265 кешегә коронавирус йоккан, 2754 кеше хәзерге вакытта авырый, барлыгы 92 кешенең үлеме хәбәр ителә. Узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 144 яңа очрак ачыкланган.