Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Роспотребнадзоры COVID-19 статистикасына барлык авыруларның да кермәвен таныды


Федераль канун нигезендә, рәсми статистикага борыннан алынган тест нәтиҗәләре генә китә, коронавирус үпкәдән ачыкланган очракта, ул исемлеккә керми диелде.

Татарстанда коронавирус белән авыручылар исемлеге ПЦР анализ нәтиҗәсендә генә төзелә. Бу хакта 9 декабрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина "Наш Татарстан" проектына туры эфир вакытында белдерде. Очрашу барышында халыктан статистиканы киметеп күрсәтү очраклары турында сорау бирелде. Патяшина рәсми статистикага COVID-19 белән барлык авырулар да кермәвен таныды.

"Кеше коронавирус йоктыруда шикләнелсә, аннан ПЦР анализ алына. Аның нәтиҗәсе дөрес булмавы да бар. Вирусны без борыннан эзлибез. Әгәр кешедә үпкә ялкынсынуы башланган икән, тамакта вирус табу мөмкин түгел. Табиблар расланган ковид диагнозы куя ала. Расланмаган очракта да шундый ук тәртиптә ковид-һоспитальдә дәвалый. Федераль канун нигезендә рәсми статистикага борын бугазыннан алынган тест нәтиҗәләре генә китә", диде Патяшина.

Роспотребнадзор үткәргән соңгы нәтиҗәләргә караганда, Татарстанда тикшерелгән кешеләрнең 45 процентында коронавируска каршы иммунитет булуы ачыкланган. Бу Русия төбәкләре арасында иң зур күрсәткечләрнең берсе. Коронавируска каршы иммунитетлы кешеләрнең 93 проценты симптомнарсыз авырган булуы билгеле.

Марина Патяшина сүзләренчә, Татарстанда өстәмә чикләүләр кертергә җыенмыйлар. Төбәкләр арасында да чикләр ябылмаячак. Яңа ел корпоративларын тыю булмаячак, ләкин бәйрәмнәр үткәрү дә киңәш ителми диде ул.

Рәсми мәгълүматка караганда, узган тәүлектә Татарстанда тагын 89 кеше коронавирус йоктырган, 3 кеше үлеме турында хәбәр ителде. Хәзер үлүчеләр саны 155кә җитте.

Башкортстанда исә, соңгы тәүлектә COVID-19 148 кешедә табылган. Бер кеше үлгән, 162 кеше савыккан.

Русиядә яңа коронавирус белән авыручылар саны 26 190 кешегә артты. 559 кеше үлгән, 26 266 кеше савыккан. Пандемия башланганнан бирле Русиядә COVID-19дан 44 718 кешенең гомере өзелгән.

XS
SM
MD
LG