Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов вафат


Рафаэль Ильясов
Рафаэль Ильясов

Танылган җырчы 2019 елда 80 яшьлек юбилеен билгеләгән иде.

Татарстанның халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов вафат булды. Җырчы 81 яшендә бакыйлыкка күчте.

Хушлашу мәрәсиме 10 декабрь, 10.30да Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә узачак дип хәбәр ителә. Рафаэль Ильясов Казанның мөселман зиратында җирләнәчәк.

Рафаэль Ильясов 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында туган. 1984 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1991 елда ТССРның халык артисты исемнәренә лаек була. 1964 елдан ТАССР министрлар шурасы каршындагы радиотапшыру һәм телевидение комитетында эшли. Аны радио-телевидениедә татар эстрадысының сыйфатын югары тоту сагында торучы булды дип әйтергә мөмкин.

1992 елдан "Татарстан" дәүләт телерадиоширкәтендә өлкән мөхәррир, музыкаль тапшырулар мөдире була.

2014 елның 4 апрелендә Казанның Тукай музеенда танылган җырчы Рафаэль Ильясов Тукай бүләгенә намзәт буларак чыгыш ясады. Шул чыгыштан өзек.

Тукай бүләгенә намзәт: Рафаэль Ильясов
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

XS
SM
MD
LG