Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Полиция бер бәйләнә башласа, гел бәйләнә"


Сөмбел һәм Рифкать Хафизовлар

10 декабрь — Кеше хокуклары көне. Гади авыл кешесе үз хокукларын ничек яклый, алар бозылган очракта кайда, кемгә мөрәҗәгать итә ала? Ике ел элек Азатлык шундый бер очрак — Кукмарадагы Хафизовлар гаиләсе турында язган иде. Бүген ул вакыйганың нәрсә белән тәмамлануын ачыкларга булдык.

2017 елда Кукмара районы Мәчкәрә авылы Сабантуенда Рифкать Хафизовны бик каты кыйналган хәлдә табалар. Җинаятьтә полиция хезмәткәре Фәнис Әскәров шикләнелә, тик ул гаебен танымый. Аңа карата ачылган җинаять эше дә ябыла. Мәхкәмәләрдә Хафизовларның хокукларын "Зона права" хокук яклау оешмасы юристы Игорь Шолохов яклый, әмма карарлар полиция хезмәткәре файдасына чыгарыла. Азатлык Сөмбел һәм Рифкать Хафизовларның бу вакыйгасы нәрсә белән тәмамлануын, бүген ничек яшәп ятуларын ачыклады.

Сөмбел һәм Рифкать Хафизовлар — Кукмара районы Туембаш авылында яшәүче гап-гади татар гаиләсе. 2017 елда гаилә башлыгы Рифкать Сабантуйда кыйналып хастаханәдә аңына килгәч, үзен кыйнаучы кеше итеп полиция хезмәткәре Фәнис Әскәровны атаганнан соң, тикшерүләр уза. Ахыр чиктә ул җинаятьне Кукмара район бүлекчәсе үзе үк тикшерергә тиеш була. Нәтиҗәдә, полиция хезмәткәре гаепсез дип табыла, ә башка бер кыйнаучыны таба алмыйлар.

— Ул эшләр шуның белән бетте: Рифкатьне кыйнаучыны тапмадылар. Полиция хезмәткәрләрен кем тикшерсен? Кыйнаган кеше үзен-үзе тикшерәме? Яклаучыбыз Игорь Шолохов Страсбургка шикаять яздым дигән иде, анысы кайчан да булса булырмы — билгесез, — ди Сөмбел Хафизова, ул вакыйганы искә алып.

Хафизовлар полициягә карата шикаять белән мәхкәмәләргә йөргәч, бу хакта матбугатта да мәкаләләр булгач, үзләренә ни рәвешле каныгуларын да сөйләделәр.

Иң элек, 2018 елның августында, аларның сабантуйга баручы машинасын туктатып бәйләнәләр. Бу хакта да Сөмбел Хафизова сөйләде.

Сөмбел Хафизова
Сөмбел Хафизова

— Улыбыз Сабантуйга алып барып куюыбызны сораган иде. Тукта, мин дә әзрәк уеннарга керермен дип, алар белән бергә чыгып киттем. Рульдә ирем, аның янына мин утырдым. Артта өч егет иделәр. Бер кат ЮХИДИ инспекторлары яныннан узып киттек, берни булмады. Бераздан, ялгыш юлга борылып төшүебезне аңлап, арт белән чигенеп чыга башладык. Бездән алда да шулай ялгышып кергән машиналар булды анда. Менә шунда туктатып безгә ялган штраф яздылар. Имеш, рульдә улым Рафис утырган, ул исерек булган. Исерек кешегә рульне биргән өчен дип иремә дә штраф язылды. Икесенә дә 30ар мең сум, барлыгы 60 мең сум штраф түләдем. Шул вакыйгадан соң мәхкәмәләр булды, 2018 елның декабрендә аларны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр, — ди Сөмбел Хафизова.

— Дөрес нәрсә түгел инде бу. Ничә машина арасыннан бер безне туктатып шулай иттеләр. Малай чынлап та рульдә булса, бер хәл, шаһитләр дә бар иде, барыбер мәхкәмәне җиңә алмадык, — ди Рифкать Хафизов.

Быелның җәендә машина йөртү хокукын кире кайтарырга тиеш булсалар да, алар аны әле дә барып алмаган икән. Рифкать Хафизов үзенә ул хокукны кире кайтарасыларына ышанмавын әйтте.

— Инде ул полиция юлында йөреп туйдым. Улыбыз да машина йөртү хокукын алам дип тормый. Хәзер алар аны барыбер бирмиләр, сәбәбен табачаклар. Исерек дип язылган булгач, бигрәк тә. Хәзер аны яңадан имтихан биреп тә аласы бит әле, компьютерны да белмәм дип куркам, — ди Хафизов.

Хафизовлар яшәгән йорт
Хафизовлар яшәгән йорт

Машина йөртү хокукын алу, мәхкәмәләр белән генә эшләр тәмамланмый. Кукмарага килүләренең берсендә, Хафизовларның кызы Ләйсәнгә дә штраф язалар. Сөмбел ханым бу вакыйгадан соң да дөреслек эзләп йөри: прокуратурага да бара, ЮХИДИ җитәкчесенә дә керә, әмма штрафны барыбер түлиләр.

— Бу вакыйгаларга кадәр кызым ун елдан артык рульдә йөрде, бер штраф язганнары булмады. Ул көнне без оныкны хастаханәгә алып килдек. Шунда инспектор Салават Баймиев туктатты. Башта утыгыз янмый дип бәйләнделәр, ут яна бит, дигәч, каешыгыз тагылмаган, диделәр. Шулай итеп штраф яздылар. Ут та яна иде, каешларыбыз да тагылган иде. "Нинди гаеп бар безнең, утыбыз яна, каеш куелган, зинһар җибәрегез, оныкка хастаханәгә барырга кирәк, соңга калабыз", дип сорадым шул чакта. Җибәрмәделәр. Табибка язылган вакытка соңга калдык. Туп-туры прокуратурага кердем. Аннары Кукмара районы ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов янына да мендем. Әйбәт кенә баштан сыйпап озаталар да, үзләренә ничек кирәк шулай язалар инде. Бер бәйләнә башлагач, гел бәйләнәләр инде алар дип алдан ук әйткәннәр иде, — ди Сөмбел Хафизова.

Ул Кукмарага тагын бер килүләрендә хастаханә каршыннан машиналарын эвакуатор белән алып китүләрен дә сөйләде.

Сөмбел һәм Рифкать Хафизовлар
Сөмбел һәм Рифкать Хафизовлар

Сөмбел ханым, бүген тормышыгыз тынычмы соң инде?

— Фәнис Әскәров хәзер полициядә эшләми, участок полициябез — аның белән бергә эшләп йөргән Ришат Гәрәев. Анысы Рифкатьне кыйнаган булмагач, аңа карата бернинди дәгъвабыз юк. Аның да безгә зыяны тигәне юк, — ди Хафизова.

Үз тәҗрибәгездән чыгып әйтегез әле: сезнең кебек хәлдә калган авыл кешесе бүген кая барырга тиеш? Кая бара ала?

Кая барсаң да, дөреслек таба алмыйсың

— Мин хәзер беркемгә дә ышанмыйм инде. . Кая керсәң дә, бөтенесе дә синең янда синеңчә итеп уңайга сыпыра да, әкрен генә озатып җибәрә дә, үзенекен эшли, нишләтәсе килсә, шуны эшләтә. Кая барсаң да мәгънә юк.

Сез пенсиядәме?

— Пенсия яше үтеп китте инде минем, ел ярымга озайтылуга эләктем бит. Бүген пенсиясе дә юк, эш урыны да юк. Кешегә әз-мәз итек түшим. Әле быел түшәтәләрме-юкмы — билгесез. Хәзер итекләр дә бик сатылмый бугай инде. Бүтән эш юк бит, акча керер җир юк.

Штрафларыгызны , фатир түләүләрен, салымнарны түләргә акча каян аласыз?

— Нинди акчадан дип, менә шул чиләнеп-чиләнеп, бөртекләп җыйган акчалардан түләдем. Итек түшәгәннән кергән акча булса, тиенләп җыям. Сезонлы эш ул, гел булып тормый. Бераз балалар ярдәмләшә инде. Менә шул акчалардан түләнде инде ул 60 мең сум штраф та... Сыерыбыз үлгәннән соң кабат сыер да алмадык.

Бер итек түшәү өчен күпме вакыт кирәк? Ул ничә сум тора?

— Кем күпме вакыт эчендә эшли инде. Гадәттә, бер пар итек түшәү өчен 1-1,5 сәгать вакыт кирәк. Балалар итегенә — 70 сум, олылар итеген түшәү өчен 100 сум алабыз, — дип сөйли Сөмбел ханым.

Рифкать абый, сезнең сәламәтлек ничек? Савыгып беттегезме инде?

— Сызланам әле дә. Операция ясаган аякларым да авырта. Һава үзгәрә башласа да бөтен тәнем белән тоеп торам инде, — ди Рифкать Хафизов.

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG