Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрьдә Татарстанда үлүчеләр саны 46 процентка арткан


Казанда яңа төзелгән йогышлы авырулар хастаханәсе
Казанда яңа төзелгән йогышлы авырулар хастаханәсе

Гомере өзелгән 5 мең ярым кешенең бары 34е генә COVID-19дан үлгән диелә.

Октябрь аенда Татарстанда үлүчеләр саны 46 процентка арткан. Росстат федераль хезмәте шундый рәсми саннар китерде. Узган ел октябрьдә 3685 кеше үлгән булса, быел бу сан 5412гә җиткән. Үлүчеләр туучыларга караганда 1761 кешегә күбрәк диелә.

Росстат мәгълүматларына күрә, 34 кешенең үлемендә төп сәбәп COVID-19 булган. Шул ук вакытта 151 кешенең үлемендә төп сәбәп булып коронавирус ачыкланмавы, ләкин вирусның үлемгә йогынты ясаган булуы әйтелә. Калган үлемнәргә Росстат аңлатма китерми.

Октябрьдә Русиядә үлемнәр саны 30 процентка арткан. Барлыгы 205,5 мең кешенең гомере өзелүе әйтелә. Шуларның 13896сы COVID-19тан үлгән диелә.

11 декабрь Русиядә COVID-19тан тәүлек эчендә үлүчеләрнең рәсми саны 600дән артты. Узган тәүлектә ил күләмендә бу чирдән 613 кеше үлгән. Әлеге санны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Пандемия башыннан 2 597 711 кеше яңа төр коронавирус йоктырган, 46 меңгә якын кеше үлгән. Апрель-октябрь айларында Русиядә үлемнәр саны соңгы 5 елдагы уртача еллык үлемнәр саныннан 156 мең кешегә күбрәк булган. Үлемнәр күрсәткече 20 проценка үскән. Демографлар бу үлемнәрнең күпчелек өлешен яңа төр коронавирус белән бәйләп була дип искәртә.

Рәсми саннар. 11 декабрь 11:00

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 15 859 (+149) 12 911 (+104) 97 (+2)
Татарстан11 323 (+94) 9 922 (+98) 161 (+3)
Русия2 597 711 (+28 585) 2 059 840 (+26 171) 45 893 (+613)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG