Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда полиция мәктәп укучысының үзенә кул салуын тикшерә


Казанның 102нче гимназиясендә укучы 15 яшьлек үсмернең үзенә кул салуыннан соң полиция тикшерү башлаган. Яшүсмернең әнисе улына укытучы тарафыннан кимсетүләр булуын әйткән. Прокуратура әлеге вакыйганы тикшерүне контрольгә алуын белдерә.

Фаҗига быелның 24 сентябрьдә булган. Яшүсмер үзенә кул салыр алдыннан бу адымга баруының сәбәпләрен язып калдырган, анда химия укытучысының даими рәвештә кимсетүләре турында әйтелгән диелә. Бу турыда яшүсмернең әнисе социаль челтәрләрдә язып чыккан. Аның сүзләренчә, укучылар бу укытучыны алыштыруны сораган, ләкин аларның үтенеченә колак салмаганнар.

Гимназия мөдире Ирина Проценко әлеге фаҗигале хәл турында мәктәпнең Instagram аккаунтында язган. "Нигә баланың яшисе килми башлаган? Нәрсә аңа тормышта чишеп булмаслык фаҗига булып тоелган? Нинди кайгылы уйларын ул зурларның берсенә дә әйтә алмаган? Нигә ул үз дөньясына аның кыенлыкларын бүлешә алырлык беркемне дә кертмәгән? Без, педагоглар, бу хәлне якыннан кабул итеп, үзебезгә әлеге һәм башка сорауларны бирәбез" дип язган мөдир.

Химия укытучысы турында ул "25 ел стажлы тәҗрибәле педагог" дип искә ала. "Гаепле дип табылса, казанышларына карамастан ул җавапка тартылачак" дигән Ирина Проценко.

Бу язмага җавап итеп ата-аналар һәм мәктәпне элек тәмамлаган укучылар химия укытучысы турында төрле фикер әйтә. Кайберләре аны чыннан да каты, кырыс дип бәяли, кайберәүләр аны җылы итеп искә ала.

XS
SM
MD
LG