Хабаровски шәһәрендә Хабаровск өлкәсенең элеккеге губернаторы Сергей Фургалны яклап узган 155-нче митингта ким дигәндә җиде кеше тоткарланган. Протестта катнашучылар, салкын һава торышына (-16 дәрәҗә) карамастан шәһәрнең үзәк мәйданына җыелды, аннары үзәк урамның буйлап йөреш уздырды, дип хәбәр итә Сибирь.Реалии.
Июль аеннан башланган протестлар алты айга якын дәвам итә. Протестта катнашучылар элеккеге губернаторның гадел хөкем ителүен, Мәскәүнең Ерак Көнчыгышны ихтирам итүен һәм Русия президенты Владимир Путинның отставкага китүен таләп итә.
Сергей Фургал 2020 елның 9 июлендә тоткарланды. Аңа Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда (15 ел элек) заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды. Фургал гаебен танымый һәм тикшерү тарафыннан басым булуын әйтә.
Элекке губернатор тарафдарлары аның эзәрлекләүләрен сәясәт белән бәйли. ЛДПР фиркасеннән намзәт төбәктә сайлауда "Бердәм Русия" фиркасе намзәтен җиңгән иде. Фургал Хабаровски краен 2018 елның сентябреннән җитәкләде.
1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.