Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия татарлары милли көнен билгеләде


Констенджеда элек узган бәйрәм. Архив фотосы.
Констенджеда элек узган бәйрәм. Архив фотосы.

13 декабрь Романиядә кырымтатар милли көненә багышланган мәдәни чаралар үтте. Романиянең төрле урыннарында яшәгән татарлар татар теле, татар ашлары, татар киемнәре күргәзмәләре оештырды. Татар теленә багышланган видеороликта яшьләр татар телен, татар исемен зүрлап татар телендә чыгышларны социаль челтәрдә урнаштырды.

6 декабрь Романиядә бүлекчеләре булган төрек-татар мөселман демократ берлеге Романия парламентына татарлардан депутат итеп Амет Варолны сайлады. Аның намзәте өчен 2862 сайлаучы тавыш биргән. Соңгы дүрт елда үзара килеп чыккан аңлашмаучанлык сәбәпле парламентка татар вәкиле сайланмаган иде.

Романиядә Добруджа җирләрендә (Романия- Болгарстан чигендә) госманлы заманында Кырымнан килеп урнашкан 30-40 мең татар яши. Добруджаның Констанция (Констендже-кырымтатарча) шәһәрендә 12 мең татар гомер итә, монда "Кара диңгез" гаҗите, җирле радиода татар телендә тапшырулар чыга. Бу мәдәни чараларга Романия бюджетыннан һәр милли азчылыкка (рәсми үзәкләре булган 22 милли азчылык бар) милли-мәдәни чараларга елына 1 миллион евро аера.

1917 елның 13 декабрендә Бакчасарайда Кырымтатар корылтаенда беренче җөмһүрият игълан ителә. Романия парламентындагы татар депутатлары тырышлыгы белән бу көн 2006 елда милли көн дип рәсмиләштерелә.

XS
SM
MD
LG