Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда республика Чыршы бәйрәме узмаячак


Яңа елга Уфа бизәлеше. 2019 елгы фото.
Яңа елга Уфа бизәлеше. 2019 елгы фото.

Ел саен уза торган республикакүләм Яңа ел кичәсенә 780 бала килергә тиеш булган.

Башкортстанда республика күләмендәге Чыршы бәйрәме уздырудан баш тартканнар. Бу карар турында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә әйтте. Чыршы бәйрәме быелгы эпидемиология хәле сәбәпле узмый калачак.

Иванова сүзләренчә, бәйрәмдә уку алдынгылары, олимпиадаларда җиңүчеләр, хәрбиләр гаиләләре, аз керемле гаиләләрдән 780 бала катнашырга тиеш булган. Быел аларга республика башлыгы исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре бирү белән чикләнәчәкләр. Иванова бүләкләр 25 декабрьгә кадәр өләшенергә тиеш диде.

Татарстанда республика Чыршы бәйрәме була, ул 25 декабрьдә узачак. Бу турыда Казан мэриясендә иртәнге киңәшмәдә шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов белдерде. "Татнефть Арена"да узачак чарага 7-13 яшьлек сигез мең баланы җыярга ниятләнә. Республика Чыршы бәйрәме быел 36 миллион сумга төшәчәк.

Башкортстанда COVID-19 йоктыручыларның рәсми саны 16 меңнән артты. Ял көнәрендә республикада 300дән артык кешедә бу вирус расланган, 14 декабрьгә тагын 154 яңа очрак турында хәбәр ителә. Рәсмиләр соңгы өч тәүлектә тугыз кешенең яңа төр коронавирустан үлгәнен әйтә. Пандемия дәвамында барлыгы 106 кеше бу диагноз белән үлгән. Бу шулай ук рәсми саннар. Шул ук вакытта Башкортстанда хастаханәдән тыш башланган пневмония диагнозы да күп куела. Узган тәүлектә 383 кешедә бу чир табылган. Пневмониядән үлүчләрнең рәсми статистикасы китерелми.

Татарстанда 14 декабрьгә коронавирус йоктыруның барлыгы 11 597 очрагы рәсми теркәлгән, узган тәүлектә чирләүчеләр саны тагын 95 кешегә арткан. Барлыгы 164 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG