Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте реставратор Александр Поповтан борынгы мәчетне торгызу өчен түләгән акчаларын мәхкәмә аша таләп итә


Олы Елгадагы мәчет
Олы Елгадагы мәчет

Олы Елгадагы борынгы агач мәчетне яңарту өчен мөфтият 10 млн сум күчергән, ләкин мәчетне торгызу эшләре тулысынча башкарылмаган.

Татарстан мөселманнары диния назәрәте Балык Бистәсе районы Олы Елга авылындагы XIX гасыр агач мәчетен торгызу өчен түләнгән акчаларының бер өлешен мәхкәмә аша кире даулый. Бу турыда мөфтият Татарстанның арбитраж мәхкәмәсенә шикаять биргән. Мөфият мәчетне төзәтүгә алынган Александр Поповны килешү нигезендә башкарырга тиешле булган эшләрне башкармауда гаепли.

Шикаять Поповның Вологда өлкәсе Кириллов шәһәрендә урнашкан остаханәсенә каршы бирелгән. Мөфтият остаханәдән мәчет өчен күчергән акчалардан 5,2 миллионны һәм 54,8 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасын кайтаруны таләп итәргә җыена. Мәхкәмә утырышы 21 гыйнварга билгеләнгән.

Балык Бистәсе Олы Елга авылының 1879 елда салынган иске агач мәчетен торгызу турында Татарстан Попов белән ике ел элек килеште. Архитектор мәчетне сүтеп, Вологда өлкәсенә алып китте. 2019 ел ахырында ул яңартылган мәчетне Татарстанга кире кайтарырга тиеш иде. Килешүнең бәясе 20 миллион сум диелде, Татарстан мөселманнары диния назәрәте бу акчаның яртысын – 10 миллион сумны архитекторга түләнгәнен белдерде. Ләкин 2019 ел декабрендә Попов мәчетне төзекләндерү күпкә кыйммәткәрәк төшә дип белдергән. Ул Татарстан җитәкчелегенә ике ярым тапкыр зуррак суммага яңа смета тәкъдим иткән

Попов Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан, Татарстан президенты мәчет өчен акчаны арттырырга ризалашкан, әмма чиркәүне төзекләндерү килешүен өзәргә туры килә дигән.

Мәчет белән бергә Александр Попов Кама Тамагы районы Кляри авылында сакланып калган Михаил-Архангел чиркәвен дә сүтеп алып киткән иде. Июньдә Казан Епархиясе чиркәүне Попов остаханәсеннән алып кайтып, төзекләндерүне башка оешмага тапшырган. Соңрак Татарстан мөфтияте мәчетне дә алып кайтып киткән.

Александр Поповка каршы тарихи мирас объектларын саклау каунын бозган өчен ике административ эш ачылган, берсе нигезендә ул 100 мең сумга штрафка тартылган.

Узган атнада Поповка карата мәчетне һәм чиркәүне реставрацияләү хакында ике җинаять эше ачылганы билгеле булган.

Александр Попов Татарстан җитәкчелеге мәчетне төзекләндерү акчаларыннан ришвәт алырга тели, риза булмагач, килешүне өзде дип аңлата. Ул ярдәм сорап баш прокуратурага һәм Русия мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

XS
SM
MD
LG