Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаучылар коллегиясе Байденның АКШ президенты сайлавында җиңүен раслады


Джо Байден
Джо Байден

Сайлаучылар коллегиясе дүшәмбе көнне тавыш бирде.

АКШта дүшәмбе көнне сайлаучылар коллегиясе демократ Джо Байденның президент сайлауларында җиңүен раслады.

Гадәттә сайлаучылар коллегиясе тавыш бирүе формаль процедура булып санала килде, быел Дональд Трампның ноябрьдә узган сайлауда күпсанлы хәрәмләшүләр булды дип әйтүе сәбәпле, бу тавыш бирү аерым әһәмияткә ия булды. Инде берничә атна дәвамында, тавыш санау нәтиҗәләре Байденның сайлаучы вәкилләрнең 306 тавышын казануын күрсәтеп килде. Җиңү өчен 270 тавыш кирәк.

6 гыйнварда президент сайлау нәтиҗәләре Конгресс тарафыннан рәсми расланырга тиеш.

Яңа президентның инаугурациясе 20 гыйнварга планлаштырылган.

Сайлау коллегиясе 538 вәкилдән тора. Вәкилләр саны штаттан Конгресска сайланган вәкилләр һәм сенаторлар санына тигез. Вәкилләр саны штаттагы халык санына карап билгеләнә.

Сайлау комиссиясендә кимендә 270 сайлау вәкиленең тавышын алган намзәт кенә президент була. Сайлау коллегиясе аша ил җитәкчелегенә илдәге барлык сайлаучыларның азрак тавышын җыйган кеше дә килә ала. Мондый мисаллар ике тапкыр булды. 2000 елгы сайлауда демократлар намзәте Алберт Гор сайлауда күбрәк сайлаучының тавышын җыйды, әмма сайлау коллегиясенә җитәрлек санда вәкилләрнең тавышларын җыя алмады. Сайлау коллегиясендә Джордж Буш 271 вәкилнең тавышын казанса, Горга 266 вәкил генә тавыш бирде. 2016 елда Дональд Трамп та шулай итеп Һиллари Клинтонны җиңде.

XS
SM
MD
LG