Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хосусый картлар йортында 11 кеше янып үлгән


Әбҗәлил районы Ишбулды авылындагы пансионатта төнлә янгын чыккан. Оешманың рөхсәт кәгазьләрендә һәм янгын сүндерү системында кимчелекләр булган диелә.

Башкортстанның Әбҗәлил районы Ишбулды авылында картлар йортында янгыннан соң, коткару хезмәтләре 11 кешенең үле гәүдәсен табып алган. Бу турыда төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән. Янгын хосусый картлар йортында чыккан.

Янгын турында хәбәр коткару хезмәтенә 00:53 (мск) сәгатьтә килеп ирешкән. Ул иртәнге дүрттә сүндерелгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче дүрт кеше бинадан чыгып котыла алган диелә. РИА Новости мәгълүматынча, һәлак булган 11 кеше – картлар, алар шушы хосусый пансионатта яшәгән.

Картлар йорты хезмәткәре янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетеп, үзе уянганнан соң бинадагыларны уятып, өч кешене тәрәзә аша чыгарыша һәм үзе дә котылып калырга өлгерә.

Әбҗәлил районы җитәкчесе Илдар Нәфыйков районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгәнен хәбәр итте. Аның мәгълүматынча, бинада 16 кеше булган, бишесе исән калган.

Каза сәбәбенең беренчел версиясе – ут белән саксыз куллану. Пансионатның пациентлар даими яшәвенә рәсми рөхсәте дә булмаган дип яза ТАСС. Шулай ук бина янгын сүндерү системы белән дә җиһазландырылмаган. Төтенне сизеп, янгын турында сөрән салучы ике җиһазы гына булган. Шул ук вакытта бу бина гадәти хосусый йорт кебек файдаланылган.

Социаль яклау оешмалары өчен таләпләргә ярашлы, мондый биналарда төтенне суырту, ялкынны сүндерү, янгынга каршы су үткәргеч һәм башка системнар булырга тиеш. Моннан тыш, андый оешмаларның биналары да аерым бер таләпләргә туры китереп планлаштырылган булуы зарур.

Әлеге бина мәрхәмәтлек йорты буларак теркәлгән. Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Йосыпов сүзләренә караганда, картлар йорты кануный эшләгән, тик анда өлкәннәр көндез генә булырга тиеш. Фаҗигане тикшерү бара. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фаҗига булган урынга китте.

Тикшерү комитеты "саксызлык нәтиҗәсендә ике һәм аннан күбрәк затны үтерү" маддәсе белән җинаять эше ачкан. Тикшерү комитеты мәгълүматынча, бинада 15 кеше булган, дүртесе исән калган.

XS
SM
MD
LG