Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев татарлары Әсхәт Кашапов белән хушлашты


Әсхәт Кашапов Киевта "Хәтер көне"ндә. 18 октябрь 2020 ел.
Әсхәт Кашапов Киевта "Хәтер көне"ндә. 18 октябрь 2020 ел.

Кашапов күптән түгел Киевта узган "Хәтер көне"ндә катнашты.

15 декабрь көнне Киев татарлары Украинада беренче булып татар оешмасын оештырып җибәргән Әсхәт Кашапов белән хушлашты. Әсхәт Кашапов 14 декабрьдә 81 яшендә вафат булды.

Әсхат Кашапов татар гаиләсендә туган, мәктәп каникулларын Татарстанда уздырган. Югары белемне дә ул Татарстанда ала - Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

Татар тарихы, татарлар язмышы белән тирәнтен кызыксына, танылган татарларның уңышлары турында горурланып сөйли иде дип искә ала мәрхүмне Киевтагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре.

Кашаповның абыйсының хатыны Лиза Кашапова Азатлыкка сөйләвенчә, Әсхәт абый Киевта зират янында мәчет төзелешенә зур өлеш керткән.

"Ул 1939нчы елда дини гаиләдә туган. Бабасы имам булган. Гаиләдә һәрвакыт дингә өстенлек бирелгән. Шуңа Әсхәт СССР таркалганчы Киевта ислам бәйрәмнәрендә татарлар күпләп яшәгән Татарка районында татар зиратында татарларны җыеп дога кылалар иде. Аның әтисе дә шунда җирләнгән. Зират һәрвакыт чиста тотылды. Әсхәт Татаркада зират янында мәчет салуга зур өлеш кертте. Киев мөселманнары арасында зур ихтирамга ия һәм татарларга бәйле бер генә чара да аннан башка узмый иде. 1991 елда Киев татарларыннан беренчеләрдә булып хаҗга барды", ди Лиза ханым.

Әсхат Кашапов сәяси чараларда актив катнашкан. Күптән түгел "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Киевта уздырган "Хәтер көне"ндә дә катнашып, анда чыгыш ясады.

"Безгә колониалистларны аклый торган тарихны тагалар. Янәсе, татарларны үтерсәләр дә, яхшы максатларда үтергәннәр, һәм гомумән моңа игътибар итәсе түгел имеш. Без, татар диаспорасында, бу мәсьәләдә үз фикеребез бар. Без Казанны яклап көрәшкән милләттәшләребезне хәтердә сакларга тиеш. Аларның каны татар рухыбызны ныгытты. Без цензурага һәм сүз иреге чикләнүгә карамастан, балаларыбызга һәм оныкларыбызга дөреслекне сөйләрбез. Һәм без бу үтерүне беркайчан да кичермәячәкбез", диде чарада Әсхәт Кашапов.

Әсхәт Кашаповны соңгы юлга озатырга Киев татарлары, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтеннән якын дуслары, көрәштәшләре килгән иде. Шуларның берсе Зөлфирә Бойко Азатлыкка әйтүенчә, хушлашуда Әсхәт абый турында бик җылы сүзләр әйтелгән.

"Зиаратта мөселманнар күмелә торган урынга әнисе Рауза Кашапова янында җирләдек. Әсхәт Кашапов һәрвакыт милләтебез язмышы турында борчыла, эзләнә, кайгырта иде, аның юлын дәвам итүчеләр табылыр дип ышанам", диде Азатлыкка Зөлфирә Бойко.

Киевтан Зәмзәмия Зарипова сүзләренчә, Кашапов лидер, башкаларны үз артыннан ияртүче булган.

"Татар әдәбияте hәм мәдәнияте белән таныштырып торды. Казаннан язучылар, җырчылар чакырып, кичәләр уздыра иде. Татар дини календарен аңардан көтеп ала идек. Дин буенча җирләү мәрасимен – дини йолаларны үтәүне дә ул башкара иде. Зират өсте hәрвакыт чиста була иде. Моның өчен яз-көз өмәләр оештырды. Гомумән татарлар өчен янып-көеп йөри иде", дип китерә Зарипова сүзләрен tatar-toz.blogspot.com сәхифәсе.

XS
SM
MD
LG