Европа парламентының Брюссельдәге утырышында кеше хокукларын яклау өлкәсендә ел саен бирелә торган Андрей Сахаров исемендәге премия тапшырылды. Быел бу бүләккә Беларус оппозициясе лаек булды. Премияне быел Беларуста президент сайлауларында намзәт булып катнашкан Светлана Тихановская чыгып алды. Ул әлеге бүләкнең демократия өчен тыныч көрәш алып баручы, көч куллануга каршы чыгучы барлык беларусларныкы икәнен ассызыклады дип яза BBC.
Премияне Светлана Тихановская белән аның ире, блогер Сергей Тихановский, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе Светлана Алексиевич, активистлар Мария Колесникова, Вероника Цепкало һәм Ольга Ковалькова, "Весна" хокук яклау үзәге рәисе Алесь Беляцкий, Мински трактор заводы баш күтәрү комитеты әгъзасы Сергей Дылевский, 2010 елда президент сайлауларында намзәт булган Николай Статкевич һәм беларус протестларын яктыртып барган төп чыганак - Nexta Telegram-каналы хуҗасы Степан Путило бүлешкән.
9 августта узган президент сайлауларында Беларусның хәзерге президенты Александр Лукашенка җиңүе рәсми игълан ителгәннән соң, оппозиция протестка чыкты. Берничә йөз мең кеше катнашында чаралар атна саен узып торды. Оппозиция намзәте Светлана Тихановская Беларустан китәргә мәҗбүр булды. Аның көрәштәшләре Беларуста оппозициянең координация үзәген төзеде, әмма бу оешманың президиумы тулы составта диярлек илдән китәргә мәҗбүр ителде.
Сахаров исемендәге "Фикер иреге өчен" бүләге Европа парламенты тарафыннан 1988 елда булдырылды. Ул совет физигы, Совет берлегендә хокук яклау хәрәкәте лидерларының берсе, 1975 елда Нобель бүләге алган Андрей Сахаровка багышланган. Бүләк хокук яклау юнәлешендәге хезмәтләр өчен тапшырыла. Аның күләме 50 мең евро.