Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Владимир Путин матбугат очрашуын башлады


Узган елгы матбугат очрашуы.
Узган елгы матбугат очрашуы.

Быел Путинның матбугат конференциясе онлайн режимда уза.

Русия президенты Владимир Путинның ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы башланды. Путинның журналистлар белән мондый очрашуы инде 16нчы тапкыр оештырыла. Узган ел ул дүрт сәгать ярым дәвам итте. Иң озын очрашу 2008 елда булды, ул 4 сәгать 40 минутка сузылды.

Быел Путинның матбугат конференциясе онлайн режимда уза. Владимир Путин Яңа-Огареводагы сараеннын видео аша элемтәгә керәчәк. Журналистлар федераль бүлгеләргә бүленде. Чит ил һәм Русиянең федераль медиа вәкилләре Мәскәүдә җыела. Төбәк журналистлары Тула, Петербур, Дондагы Ростов, Ставрополь, Түбән Новгород, Екатеринбур, Новосибирски, Владивостокта тупланды. Татарстан һәм Башкортстан журналистлары Түбән Новгородтан торып катнаша.

Һәр ноктаның үз модераторы булачак. Түбән Новгородтан матбугат конференциясен Мир телеканалы хәбәрчесе Евгений Хван алып бара.

"Реальное время" язуынча, Русия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков очрашу башланыр алдыннан медиа вәкилләре белән элемтәгә кергән. Ул операторларга журналистлар утырган залларны ничек күрсәтергә кирәклеген әйткән.

XS
SM
MD
LG