Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кит, ялкыттың!" Путин чыгышына социаль челтәрләр реакциясе


Русия президенты Владимир Путин атнакич еллык матбугат очрашуын уздырды. Пандемия сәбәпле ул онлайн режимда узды. Азатлык Путин чыгышына һәм аның үзенә социаль челтәрләрдә халык нинди реакция белдергәнен күзәтте.

Күпчелек рәсми мәгълүмат чараларының социаль челтәрләрендәге аккаунтларында җанлы эфирда фикер алышу мөмкинлеге юк иде. Беренче каналның YouTube каналында хәтта лайклар куеп та булмады.

Лайк кую мөмкинлеген ачкан "Россия 24" телеканалында 170 мең дизлайк куйганнар. Бу лайкларга (162 мең) караганда да күбрәк. Ләкин эфир барышында ул дизлайкларны бетереп тордылар.


YouTube-та чатны япмаган дәүләт каналы Путинга карата тискәре фикерләр белән тулган иде. НТВ караучылар Путинның китүен таләп итә.

Дәүләт карамагындагы Russia Today каналы чатында бер кулланчы Путиннан Татарстандагы "кланлы җирле хакимиятне" кайчан куып таратырлар дип кызыксына.

Татарстандагы "Бизнес Онлайн" басмасы чаты да Путинның урыныннан китүен сораган фикерләр белән тулган иде. Дизлайкларны бетереп торулары турында да әйтеләр.

ВКонтакте социаль челтәрендәге "В Казани поймут" паблигында кулланучылар Путинга "кит", "пенсионерларга әкият сөйли" дип яза. Шулай ук Путинның үзенә кагылгысызлык чаралары булдыру, кабат президент булып сайлануына ризасызлык белдерәләр. Кайберәүләр аны "каһәр сугачак" дип тә яза.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG