Accessibility links

Кайнар хәбәр

Urban.tatar онлайн-радиосын оештыручылар аның iOS-кушымтасын эшләү өчен 200 мең сум грант отты


Gauga төркеме
Gauga төркеме

“Альтернатив” татар музыкасының URBANTATAR интернет-радиосы август аенда эшли башлады

Чаллыда эшләп килүче URBANTATAR яшьләр берләшмәсе urban.tatar онлайн-радиосының IOS-кушымтасын эшләүгә 200 мең сум күләмендә грант отты.

"Без Татарстан яшьләр министрлыгының грантын оттык. 200 мең сумны без Android кушымтасын эшләп бетерергә, тулы канлы iOS-кушымтасын ясарга һәм радионы рекламалауга тотарга җыенабыз. Android кушымтасы безнең әлегә тест режимында гына эшли", дип сөйләде Азатлыкка Чаллыда эшчәнлек алып баручы URBANTATAR берләшмәсенә нигез салучы Гүзәл Әхмәтгәрәй.

Әлегә радионы интернет аша тыңлап була. "Безне көненә 100 кеше тыңлый, максатыбыз – ул санны алты тапкырга арттыру", дип өстәде Гүзәл.

www.urban.tatar — беренче татарча альтернатив музыкасы радиосы. Ул онлайн эшли. Радио 2020 елның августында ачылды, ноябрьдә тест режимында Android кушымтасы эшли башлады. Хәзерге вакытта проектның географиясе 48 илне, ә плейлист 400 дән артык җырны үз эченә ала. Радио бәйсез музыкантларга — бушлай ротация, ә тыңлаучыларга (башка музыкаль сервислардан аермалы буларак) бушлай заманча татар альтернативасы белән хозурланырга мөмкинлек бирә.

Радио urban.tatar сайтында чыга. Анда "Алканат", GAUGA, IttifaQ, Рәдиф Кашапов, "Карт Аяк", Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев һәм башка җырчылар һәм төркемнәрне тыңлап була.

"Интернет-радио проектында өч кеше эшли. Киләчәктә проектны үстерергә ниятлиләр. Смартфоннарда радионы жиңелрәк кушу өчен, Android һәм iOS програм кушымтасы ясарга, Тelegram-да канал ачарга, алга таба татар дөньясының подкастларын системлы рәвештә чыгарып килергә планнары бар", дип сөйләгән иде Азатлыкка проект авторы Илһам Шәрип.

"URBANTATAR — Яр Чаллы шәһәренең татар яшьләре берләшмәсе. Аның максаты — сыйфатлы проектлар аша шәһәр мөхитендә һәм яшьләр арасында туган телне популярлаштыру. Бу проектны бер ел элек үз шәһәребезгә һәм телебезгә мәхәббәт аңлату өчен ачтык", дип аңлата берләшмәгә нигез салучылар аның максатларын.

Татарстан Яшьләр министрлыгының сәүдә белән бәйле булмаган оешмалар (НКО) өчен грантлар конкурсы 15 сентябрьдә игълан ителде. Грантны балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмалары, Татарстанның социаль юнәлештә эшләүче, яшьләр өчен проектларны тормышка ашыручы НКОлары дәгъва итәргә хокуклы булды. Ихтиярилык, яшьләр арасында начар күренешләрне кисәтү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, милли әйберләрне актуаль итү, яшьләр өчен медиа һәм башка юнәлешләрдә грантлар билгеләнде.

XS
SM
MD
LG