Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия спортчылары 2022 ел ахырына кадәр үз илләре байрагы астында чыгыш ясый алмаячак


WADA
WADA

Спорт арбитраж мәхкәмәсе Дөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) Русия агентлыгына каршы шикаятен кәнәгатьләндергән.

Русия спортчылары ике елга үз милли байраклары астында чыгыш ясаудан мәхрүм ителә. Спорт арбитраж мәхкәмәсе шундый карар чыгарды. Бу карар Дөнья һәм Русия допингка каршы агентлыклар арасындагы бәхәснең чишелеше буларак чыгарылды. Дөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) башкарма комитеты Русия спортчыларын зур халыкара ярышлардан дүрт елга читләштерергә киңәш иткән иде.

Спорт арбитражы карарына ярашлы, Русия ике елга дөнья чемпионатлары, олимпиадалар уздыру хокукыннан мәхрүм ителә. Тик бу тыю континент эчендәге ярышларга кагылмый. Аерым алганда, 2021 ел җәендә Русиядә Евро матчлары, ә 2022 елда – Чемпионнар лигасы финалы узачак.

Русия допингка каршы агентлыгы WADA-га 2019 ел гыйнварыннан мәхкәмә карары чыкканчыга кадәр булган чыгымнарын – бер миллионнан артык доллар компенсация түләргә тиеш була.

2019 елның 9 декабрендә WADA башкарма комитеты Русияне дүрт елга халыкара ярышларда катнашу хокукыннан мәхрүм итте. Шул ук вакытта Русиянең "чиста" спортчылары Олимпия уеннарында нейтраль статуста чыгыш ясау мөмкинлеге алачак. Русия флагы һәм гимнын рәсми халыкара ярышларда куллану тыела.
• 2019 елның декабрь ахырында Русия допингка каршы агентлыгы, WADA-га хат язды, ул анда әлеге карар белән килешмәвен белдерде.
• Гыйнварда WADA Русия агентлыгына каршы шикаять белән Лозаннадагы Спорт арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Русия спортында допинг җәнҗалы берничә ел дәвам итә. Русия хакимияте допинг програмы дәүләт дәрәҗәсендә алып барылганын кире кага.
• Ноябрьдә АКШ Сенаты "допингка каршы Родченков кануны" дип аталган канунны раслады. Әлеге канун халыкара ярышларда допинг кулланучыларга җәза бирүне күздә тота.

XS
SM
MD
LG