Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстанда Яңа елга иң йомшак чикләүләр гамәлдә булачак


Татарстанда барлык туристик урыннар һәм музейлар ачык була.

Татарстан һәм Башкортстан Яңа ел ялларында иң йомшак чикләүләр булган өч төбәк арасына кергән. Алардан кала, бу өчлектә Калуга өлкәсе дә бар. Бу турыда "Известия" хәбәр итә.

Татарстанда Яңа ел төнендә республикадагы бөтен җәмәгать туклануы урыннары төнге өчкә кадәр эшләячәк. Монан тыш, республикада барлык туристлык нокталары һәм музей комплеслары да ачык булачак.

Башкортстанда җәмәгать туклануы оешмалары Яңа ел төнендә чикләүләрсез эшләячәк, ә ялларда аларга төнге икегә кадәр эшләргә рөхсәт ителгән. Моннан тыш, республикада театрлар, тау чаңгысы курортлары ачык булачак.

Калуга өлкәсендә Яңа елны каршылау чаралары өчен нинди дә булса чикләүләр кертелми. Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады да узачак. Шулай ук анда ризык фестивальләре, концертлар, боз тамашалары уздыру да ниятләнә.

Русиядә Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә иң кырыс чикләүләр Петербурда һәм Калининград өлкәсендә кертелә.

XS
SM
MD
LG