Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Русиякүләм проектлар акчалары турында: "Без күбрәк тә үзләштерергә әзер"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан бюджетына 2020 елда 48 миллиард сумга кимрәк акча кергән.

Татарстан республикасы казнасына 2020 елда 48 миллиард сум акча керми калган. Монда салымнан туплана торган һәм башка чыганакларда керергә тиешле акчалар да бар. Әлеге санны финанс һәм казна органнары киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Утырышта Русия финанс министры Антон Силуанов та катнашты.

"Икътисад хәленә нефть бәяләре һәм доллар курсының гел үзгәреп торуы зур йогынты ясады, шулай ук җитештерү һәм куллану кимү, яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле кризис күренешләре тәэсир итте. Салымнан һәм салымнан булмаган керемнәр күләме сизелерлек кимеде", диде Миңнеханов.

Шул ук вакытта Татарстан президенты республиканың "макроикътисади күрсәткечләре сизелерлек кимүе"нә юл куймауга ирешүен әйтте. Шулай да, Татарстанның төбәк тулай җитештерү күләме (ВРП) 2020 елда 4 процентка кимиячәк диде ул.

Миңнеханов Татарстан фередаль үзәктән илкүләм проектларга бирелгән акчалар тулысынча үзләштерелде диде.

"20 миллиарднымы?", дип ачыклык кертүне сорады Силуанов.

"Яхшы сан. Ләкин без күбрәк тә үзләштерергә әзер", дип җавап бирде Миңнеханов.

XS
SM
MD
LG