Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 50 меңнән артып китте


Бу Росстат бәяләүләреннән 30 процентка, демогрфлар мәгълүматыннан кимендә ике тапкыр кимрәк.

Русиядә пандемия башланганнан бирле коронавирустан үлүчеләр саны 50 меңнән артып киткән. Бу хакта авыру таралу белән көрәшүче рәсми оператив штаб хәбәр итә.

Соңгы тәүлектә COVID-19 йоктырган 28 209 кеше ачыкланган. 26 109 кеше терелгән, кимендә 585 кеше үлгән. Пандемия башыннан барлыгы 2 819 429 кеше коронавирус йоктырган.

Оператив штаб мәгълүматынча, коронавирус нәтиҗәләреннән барлыгы 50 347 кеше үлгән. Бу Росстат бәяләүләреннән 30 процентка, демогрфлар мәгълүматыннан кимендә ике тапкыр кимрәк. Статистикадагы аерымлыкларны хакимият мәгълүматның штабка оператив рәвештә килүе белән аңлата, ләкин соңрак барыбер бу саннар үзгәрешсез кала, өстәмәләр кертелми.

Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә гыйнвар-октябрь айларында үлемнәр күрсәткече соңгы тугыз елда иң югарысы булган. 140 меңләп очрак артык үлемнәр зонасына кергән, ягъни статистика көткәннән шулкадәр күбрәк булган. Росстат бәяләвенчә, аларның 78,6 меңе коронавируслы булган. Тагын 62 меңен хакимият аңлатмый. Алар коронавирус статистикасына керми калу яки пандемиянең башка сәбәпләре белән бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, медицина системының көче җитмәү белән.

XS
SM
MD
LG