Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда кыска вакыт эчендә төзелгән икенче инфекцион һоспиталь ачылды


Бу республикада пандемия башланганнан соң төзелгән икенче һоспиталь.

19 декабрьдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә кыска вакыт эчендә төзелгән йогышлы авырулар хастаханәсе ачылды. Ачылыш тантанасында республика башлыгы Радий Хәбиров, Русия сәламәтлек министры урынбасары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Әлеге һоспиталь 50 көн эчендә төзелде, аның мәйданы 15 000 дүрткел метр. Хастаханәдә 60 бокс (балалар өчен 20 һәм өлкәннәр өчен 40) һәм 14 реанимация бар. Моннан тыш, анда хирургия бүлеге эшли. Шулай ук бала тудыру һәм яңа туган сабыйлар өчен шартлар тудырылган диелә.

Хастаханәдә 400 хезмәткәр эшли.

Бу Башкортстанда кыска вакытта төзелгән икенче инфекцион һоспиталь. Коронавирус пандемиясе башлангач Уфаның Зубово бистәсендә бер йогышлы авырулар хастаханәсе төзелгән иде. Ул 470 авыруга исәпләнгән.

Рәсми саннарга караганда, Башкортстанда соңгы тәүлектә 157 кешедә коронавирус ачыкланган, өч кеше үлгән. 19 декабрьгә үлүчеләрнең рәсми саны 120гә җитте.


XS
SM
MD
LG