Америка журналисты һәм медиаменеджер Тед Липиен Азат Европа/Азатлык радиосы президенты итеп билгеләнде дип хәбәр итә АКШның Глобаль медиа агентлыгы. Әлеге карар турында агентлык башлыгы Майкл Пэк белдерде. "Америка тапшыруларының чит илдәге эшчәнлеге миссиясен һәм күпкырлылыгын Тед кебек аңлаучылар күп түгел", диде Пэк.
Тадеуш Липиен 1953 елда Польша көньягында Мшана-Дольна шәһәрендә туган, 1970 елда АКШка күчеп киткән, Джордж Вашингтон университетын тәмамлаган. 1973 елда "Америка авазы" радиостанциясендә эшли башлый, 1981-1993 елларда әлеге радиостанциянең Польша хезмәтен җитәкли. Шул исәптән илдә демократик үзгәрешләрне һәм "Солидарность" һөнәр берлегенең тоталитар режимга каршы көрәшен яктырта.
1993-2003 елларда Липиен Мүнхен һәм Прагада Американың Тапшырулар мәсьәләләре идарәчеләре шурасында эшли, 2003 елдан 2005 елга кадәр "Америка авазы"ның Европа бүлекчәсе җитәкчесе һәм бөтен радиостанциянең җитәкче урынбасары вазифаларын башкаручы була. Корпорациядән ул Рим папасы Ион Павел II биогарфиясен язу өчен китә. Аннары бәйсез матбугат чараларына ярдәм итүче Free Media Online оешмасы булдыра.
"Коммунистик Польшада үсмер чагында Азат Европа радиосын хөкүмәт миннән нәрсә яшерүен белер өчен тыңлый идем. Бу минем һәм миилион кешеләрнең тормышына зур йогынты ясады. Әлеге олы тарихлы оешмага цензура аша узуны дәвам итү һәм тавышларга мохтаҗ булган кешеләргә ул тавышларны җиткерергә ярдәм итү өчен ышаныч белдерүләре зур хөрмәт", дип китерә USAGM агентлыгы Липиен сүзләрен.