Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлегенең кайбер илләре Британиядән очышларны туктатып тора


Брюссель шәһәре
Брюссель шәһәре

Британиядә коронавирусның яңа штаммы тарала башлады.

Нидерланд, Бельгия, Австрия һәм Италия якшәмбе Британиядән очышларны туктатып тору турында белдерде. Бу Англия көньяк-көнчыгышында коронавирусның яңа штаммы таралу турындагы хәбәрләр белән бәйле.

Бельгия шулай ук Лондон белән Евротоннель аша тимер юл элемтәсен дә өзде. Әлегә бу чаралар 24 сәгатькә кертелде.

Хәбәр ителүенчә, Германия белән Франция дә чикләү чаралары турында уйлана.

Шимбә Британия хакимиятләре Англиянең көньяк-көнчыгышында һәм Лондонда чикләү чараларын иң югары, дүртенче дәрәҗәсенә кадәр кырыслату турында белдерде. Бу тулы локдаун дигәнне аңлата.

Раштуа уңаеннан ниятләнгән киңкүләм чаралар Британия башкаласында булмаячак, ресторан һәм кафелар ябык. Җирле халыкка үз йортларыннан ихтыяҗ булмаган очракта чыгу, Раштуада берничә гаилә бергә җыелу тыелды. Чаралар әлегә ике атнага кертелде.

Британия премьер-министры Борис Джонсон коронавирусның яңа штаммы "гадиенә" караганда 70 процентка тизрәк тарала диде. Табиблар исә авыру тиз таралуга карамастан, ул кеше гомеренә элекке штаммнан зуррак куркыныч тудырмый, коронавирустан вакцинацияләү чараларына йогынты ясамаячак дип белдерә.



XS
SM
MD
LG