Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы социаль челтәрләрне "канун бозучы" контентны томаларга мәҗбүр итү мәсьәләсен карый


“Килештерелмәгән урам чараларында катнашуга чакыру”ны да бу канун нигезендә томаларга мөмкин булачак.

Русия думасы депутатлары Александр Хинштейн һәм Сергей Боярский билгеле бер төркем социаль челтәрләрнең контентын тикшереп торырга һәм "канун бозучы" мәгълүмат табылган очракта, аны томаларга тәкъдим итә. Аларның бу тәкъдиме социаль челтәрләрне көйләү турында 2017 елда әзерләнгән канун өлгесенең икенче укылышына кертелгән.

Мондый челтәрләр исемлегендә Русиядән көненә кимендә 500 мең кеше керә торганнарын теркәү тәкъдим ителә. Өч ай дәвамында керүчеләр саны моннан кимрәк була икән, челтәр әлеге реестрдан чыгарыла.

Атап әйткәндә, социаль челтәрләрдә балигъ булмаганнарның порнография сурәтләрен, балаларны "тормыш өчен куркыныч канунсыз гамәлләр кылуга чакыруны", әфьюн әзерләргә һәм кулланырга өйрәтүне, үз-үзеңә кул салу ысулларын һәм аңа чакыруны, хәмерне дистанцион сатуны һәм интернет-казино рекламын томаларга тәкъдим ителә.

Шулай ук кешенең абруен, иҗтимагый әхлакны мыскыллау, җәмгыятькә, дәүләткә, дәүләтнең рәсми символларына, Русия Конституциясе һәм дәүләт хакимияте органнарына "ачыктан-ачык хөрмәтсезлек" белдерүче мәгълүматта та томаланачак.

Моннан тыш, әлеге үзгәреш хупланса, киңкүләм чуалышларга, экстремистлыкка, хакимият белән килештерелмәгән урам чараларында катнашуга чакыру дип табылган мәгълүмат томаланачак.

Кешене җенесе, яше, раса һәм милләте, теле, дингә мөнәсәбәте, һөнәре, яшәгән урыны, эше һәм сәяси карашлары нигезендә яманлаучы мәгълүматны да томаларга тәкъдим ителә.

Депутатлар тәкъдим иткәнчә, әлеге реестрны Роскомнадзор алып барырга тиеш. Канун өлгесенә ярашлы, бу оешма сораганнан соң, хостинг-провайдер социаль челтәр хуҗасы турында мәгълүматны өч эш көне эчендә хәбәр итәргә тиеш.

Хәзерге вакытта күп кенә социаль челтәрләр мәгълүмат таратуны оештыручылар реестрына керә. ФСБ һәм башка куәт оешмалары соравы белән әлеге реестрдагы сайтлар кулланучыларның хатларын, алар алмашкан файлларны, аудио хәбәрләрен, түләү турындагы мәгълүматын тапшырырга тиеш.

XS
SM
MD
LG