Русия төбәкләрендә айныткычлар системы яңадан торгызыла, Русия думасы сишәмбе бу турыда канунны өченче - ахыргы укылышта кабул итте.
Айныткычлар – хокук саклау органнары хезмәткәрләре исерекләрне китереп куя торган урын иде, СССРда алар 30нчы елларда кертелде, тик 2010 еллар башында, президент Дмитрий Медведев чорында бетерелде.
Әлеге канун нигезендә төбәк хакимиятләре хәмер эчеп яки әфьюн белән исергән хәлдәге кешеләрне китереп кую урыннары ача алачак. Канунга ярашлы, бу оешмалар дәүләт һәм хосусый партнерлык нигезендә ачыла ала, ягъни айныткыч хезмәте түләүле булырга мөмкин.
Башта канунда аягында басып тора алмаган хәлдәге кешеләрне генә айныткычка алып китәргә дигән бүлек кертергә тәкъдим ителгән, әмма соңрак ул бүлек алынган. Хәзер канун җиңелчә һәм уртача исерек хәлдәге кешеләрне дә айныткычка алып китәргә рөхсәт бирә. Тагын бер канунга ярашлы, моны полиция хезмәткәрләре эшли алачак.
Канун өлгесе әзерләнгән вакытта хокук яклаучылар һәм медицина җәмәгатьчелеге айныткычларга мәҗбүриләп алып китү кире кайтырга мөмкин дип борчылу белдергән иде. Медицина хезмәте гражданнарның үз ихтыярыннан тыш күрсәтелергә тиеш түгел диелде.