Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары автономиясе татар теленә өйрәтүче мультфильм сериалы чыгара


"Татар телен Ак Бүре белән өйрәнәбез" сериалыннан күренеш
"Татар телен Ак Бүре белән өйрәнәбез" сериалыннан күренеш

Мультфильмда серияләр саны татар алфавитында хәрефләр санына тиң.

Бу атнада Мәскәүдә "Татар телен Ак Бүре белән өйрәнәбез" ("Учим татарский с Ак Буре") дип аталган мультфильм тәкъдим ителә. Аны "Татармультфильм" студиясе һәм Мәскәү татарлары автономиясе бергәләп әзерләгән. Аларга бу эштә Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге һәм меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәм күрсәткән.

Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сүзләренчә, мультфильм ясау турында автономия вәкилләре һәм Татармультфильм студиясе 2020 елның апрелендә, быел онлайн узган Мәскәү сабантуена әзерлек вакытында килешкән. Проектка меценат Рөстәм Мәһдиев тә килеп кушылган.

Татар теленә өйрәтүче мультфильмны әзерләүдә бер төркем белгечләр: лингвистлар, мультипликаторлар, педагоглар һәм балалар психологлары катнашкан.

Фильмның төп каһарманы – бүре баласы Ак Бүре. Ул үзенең дуслары белән уен рәвешендә балаларны татар телендә сүзләргә һәм җөмләләргә өйрәтә. Сериалда тел өйрәнүнең сыналган ысуллары белән беррәттән яңа, заманча ысуллар кулланылган, шулай ук алдынгы мультипликация һәм санак технологияләре файдаланылган диелә.

"Һәр сериядә тамашачылар яңа сүзләр белән танышачак, бүре баласы һәм аның дуслары белән җырлар җырлап, уеннар уйнаячак", дип сөйләде Азатлыкка Мәскәү татарлары автономиясе сүзчесе Асия Баткаева.

Асия сүзләренчә, хәзерге вакытта серияләр саны татар әлифбасында хәрефләр санына тигез. Ләкин проект алга таба тагын да үсәчәк диде ул. Мультфильмга нигезләнеп махсус әсбап да эшләнә.

Мультфильмның беренче серияләрен бу атнада ук күреп булачак – аларны 25 декабрьдә проектны тәкъдим итү чарасында күрсәтәчәкләр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада 2021 ел "Туган телләр һәм халык бердәмлеге" елы дип игълан ителгән иде.

XS
SM
MD
LG