Татарстан 2020 елда федераль үзәктән барлыгы 22,4 млрд сумлык дотация алган. Шул ук вакытта Татсрстан казнасының керемнәре берьюлы 29,5 млрд сумга кимегән. Бу саннарны Дәүләт шурасындагы чыгышында республика финанс министры Радик Гайзатуллин китерде.
Республика хөкүмәте тәкъдиме белән Дәүләт шурасы депутатлары 2020 елга Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертте. Бюджетның чыгымнар өлеше 142 млрд сумга арттырылган (шул исәптән федераль бюджетның максатчан акчалары һәм Русия пенсия фонды акчалары да 19,6 миллиард сумга арттырылган).
Ләкин республика бюджетының үз чыгымнары, салым һәм салым булмаган керемнәргә үзгәреш кертелгәннән соң, 5,4 млрд сумга кимегән. Икътисад, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм кинематография, социаль сәясәт, физкультура һәм спорт бүлекләренә чыгымнар тулаем алганда 25 млрд сумга арттырылган.
Нәтиҗәдә Татарстан бюджетының 2020 елга керемнәре 292,7 млрд, чыгымнары 342,8 млрд сум булыр дип расланган. Дефицит 32,5 млрд сум тәшкил итәчәк.