Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга хакимияте Мәскәүнең урам исемнәрен урысчага үзгәртү таләбен карады һәм кире какты


Алабуга шәһәре
Алабуга шәһәре

Алабуга Топонимика комиссиясе утырышында татарча урам исемнәрен урысчага үзгәртү мәсьәләсе каралды.

24 декабрьдә Алабуга Топонимика комиссиясе утырышы узды. Анда көн тәртибенә ике мәсьәлә куелды: татарча язылган урам исемнәрен урысчага үзгәртү һәм кайбер тыкырык исемнәренә үзгәрешләр кертү.

Алабугада моңарчы яңа урамнарның яртысына татар исемнәре кушылса, икенче яртысы урысча атала иде. Быелның 24 августында да урамнарга Хыял, Таныш, Алмагач, Агачлык, Байлык кебек исемнәр бирү турында карар кабул ителгән. Урам һәм тыкырык исемнәренең күбесендә татар хәрефләре дә юк, әмма Федераль салым хезмәтенең "Налог-Сервис" федераль казна оешмасы бу исемнәрне рәсми кабул итүгә каршы чыккан. Алар Русия хөкүмәтенең 2014 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 1221нче карарына таяна. Әлеге карарның 55нче маддәсендә урам-юл челтәре исемнәре урыс әдәби теленең сүз төзү, сөйләм һәм стилистик нормаларына туры килергә тиешлеге хакында язылган.

Алабуга хакимияте урам исемнәренең урысчага тәрҗемәләрен әзерләп Топонимика комиссиясе утырышына тәкъдим иткән. Хыял урамы – улица Мечтателей, Агачлык урамы – улица Пшеничная, Дуслык күпере тыкырыгы – переулок Мостовой, Ихлас тыкырыгы – переулок Искренний һ.б. дип тәрҗемә ителгән. Бу тизлекне хакимият вәкилләре кешеләрнең йортларын терки алмый йөрүе, ашыгырга кирәклеге белән аңлаткан.

"Азатлык" сорауга ачыклык кертү өчен Алабуга шәһәре хакимиятенең матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлшат Солтанова белән элемтәгә керде.

"Мин сезгә бу мәгълүматны кем бирүен дә беләм. Кичәге Топонимика комиссиясе утырышына татар теле активисты да килгән иде, бу мәсьәлә урында ук хәл ителде. Урам исемнәре тәрҗемә ителмәячәк. Кемнеңдер мәсьәләне дөрес аңламавына без гаепле түгел", диде Солтанова. Ул сорауларга телдән җавап бирмәячәген, язма рәвештә генә җавап булачагын искәртеп телефонын куйды.

Топонимика космиссиясе утырышы турында үзенең Фейсбук сәхифәсендә журналист, активист Ленар Мифтахов та язып чыкты. Азатлыкка хәбәр итүенчә, әлеге утырышта ул үзе дә катнашкан, татарча урам исемнәрен урысчага тәрҗемә итүгә катгый каршы чыккан, үз фикерен әйткән.

"Мин боларга каршы чыккач, тавыш буласын аңлап, хакимият тиз арада утырышны тәмамлады. Урам исемнәре урысчага тәрҗемә ителмәячәк дип әйттеләр. Әгәр алар мине нәрсә дә булса аңламауда гаепләп алдап утыра икән, димәк, үзләренең нәрсәнедер дөрес эшләмәүләрен дә аңлыйлар дигән сүз", - диде Мифтахов.

Ленар Мифтахов комиссия утырышында катнашучыларга таратылган кәгазьләрнең фоторәсемнәрен дә тәкъдим итте. Анда утырышның максаты ачык язылган һәм урам исемнәренең ни рәвешле тәрҗемә ителәсе дә күрсәтелгән.

XS
SM
MD
LG