Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге "Хәрәкәт" татар проектлар премиясе онлайн узды


Мәскәүдә ел да татар проектларына бирелә торган "Хәрәкәт" премиясе ияләрен игълан итү быел онлайн узды.

Мәскәү татар яшьләренең бу премияне булдырган Яшьләр шурасы әйтүенчә, конкурстагы алты номинациягә иллегә якын гариза килгән. Быелгы бәйгедә чит илләрдән дә татар проектлары катнашты.

"Яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы проект" номинациясендә Сарытаудан "Туганнарым" проекты, бизнес өлкәсендә милли үзенчәлекне чагылдырган иң яхшы проект" дип Сочидан "Әкият"дизайн-проекты җиңде.

"Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өлкәсендә иң яхшы проект" номинациясендә җиңүче дип Канаданың Монреаль шәһәреннән "Мирас"мәдәни үзәге аталды.

Конкурсның тантаналы өлеше җанлы эфирда күрсәтелде. Онлайн-трансляция тамашачылары чарада татар теленең бик аз кулланылуына игътибар итте. Бу турыда "Иң яхшы татар блогеры" номинациясе бүләген тапшыручы Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова дә әйтеп узды: "Шуңа күрә мин бары татарча гына сөйләячәкмен", диде ул чыгышында.

Иң яхшы блогер дип хәзерге вакытта Төркиядә яшәүче Азиза Ракитская танылды.

"Хәрәкәт" милли проектлар премиясе алтынчы тапкыр узды. Бу юлы конкурсның оффлайн өлеше Әсәдуллаев йортының кинозалында узды. Алып баручылар конкурс номинантлары белән Zoom аша аралашты.

XS
SM
MD
LG