Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Осиново бистәсендә төзелүче чүп яндыру корылмасына каршы пикет үтте


Казанда узган пикет

27 декабрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда Татарстанның Осиново бистәсендәге чүп яндыру заводы төзелешенә каршы пикет үтте.

40тан артык кеше катнашкан пикетны оештыручы Татарстан Атомга каршы җәмгыяте җитәкчесе Альберт Гарәпов Азатлыкка, бүгенге чараның максаты бер ел элек Осиноводагы чүп яндыру корылмасына каршы оешкан чатыр протестчыларын куып таратуны искә төшерү һәм чүп яндыру корылмасының төзелешен туктату булуын әйтте.

Альберт Гарәпов
Альберт Гарәпов

"Бер ел элек 500ләп полиция хезмәткәре чүп яндыру корылмасына каршы чатыр корып протест белдергән олы яшьтәге 20 кешене этләр белән куып тараткан иде. Бу бик зур башбаштаклык булды. Шушы вакыйгага бер ел тулу безне нинди дә булса бер чара оештыруга этәрде.

Икенчедән, 17 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин матбугат очрашуында калдыкларны аралап, аларны яңадан эшкәртү тармагы булдыру турында сөйләде. Без моны күп еллардан бирле әйтеп киләбез, циклик икъсадны булдыру кирәк дибез. Бу - чүп яндыру корылмасына бер альтернатива булып тора һәм Осиноводагы чүп яндыру корылмасы төзелешен кичекмәстән туктатуны таләп итәбез", диде Гарәпов.

Аның сүзләренчә, Татарстанда төзелүче чүп яндыру заводы үз чыгымнарын 18 елдан соң гына каплый алачак, 2030 елга кадәр чүпне аерып җыеп аларны яңадан кулланышка кертү системы булдырылса, Осиноводагы чүп яндыру корылмасы чималсыз калачак.

"Бу корылма 30 млрд сумга төшәчәк диләр. Әлеге чыгымнарны каплар өчен елга кимендә 550 мең тонна чүп яндырырга кирәк. Көнгә 1500 тонна чүп яндырылырга тиеш булып чыга. Моның кадәр чүп Татарстанда юк, димәк республикадан тыш башка төбәкләрдән дә бу корылмага чүпләр ташыячаклар, дип белдерде ул.

Гарәпов, Осиноводагы чүп яндыру корылмасы төзелешен туктату-туктатмау хәзер җәмгыятьнең үз үзен ничек тотуына бәйле диде.

"Җәмгыять бу корылмага каршы бердәм булса, без үз максатыбызга ирешәчәкбез, төзелеш туктатылачак. Киресенчә булган очракта, төзүче лобби структуралары үз көчен югалтмаячак", ди ул.

Пикет барышында Осиновода төзелүче чүп яндыру корылмасына каршы имза җыю да оештырылды.

Халык кул куйган мөрәҗәгатьнең Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Русия президенты Владимир Путинга җибәреләчәге әйтелде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG