Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баренц диңгезендә балыкчылар көймәсе батып, 17 кеше югалган


Беренчел мәгълүматка карый, көймә боз кату сәбәпле казага юлыккан. 

Баренц диңгезендә, Яңа Җирдән ерак түгел, "Онега" балыкчылар көймәсе баткан, көймәдә 19 кеше булган. Ике балыкчыны коткарганнар, калганнарын эзләү дәвам итә. Бу турыда РИА Новостига Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтанып, РИА Новости яза.

Баренц диңгезендә балык тоту белән шөгыльләнгән, Мурманскида теркәлгән "Онега" көймәсе казасы турында хәбәр дүшәмбе иртән килеп ирешкән.

Коткару хезмәте югалган балыкчыларны эзләү өчен боралак кулланырга тели, әмма көчле җил һәм кар моңа комачау итә диелә. Төнлә һава температурасы минус 30 градуска кадәр төшкән булган, шул сәбәпле көймәнең кырыйлары бозга каткан, калын боз көймәне төпкә сөйрәгән дип фаразлана.

Эзләү һәм коткару эшләрендә "Войково" көймәсе катнаша диелә. Каза булган урынга тагын өч көймә җибәрелгән. Алар 3-6 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG