Accessibility links

Музыкант, Венера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов вафат


Камил Фәйзрахмановка 61 яшь иде.

28 декабрьдә танылган музыкант, тавыш режиссеры, аранжировкалар ясаучы Камил Фәйзрахмановның вафаты турында билгеле булды. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, Матбугат.ру яза.

Mash Iptash Telegram каналы мәгълүматынча, Камил әфәнденең йөрәге туктаган. Ул Царицыно бистәсендәге йортында булган.

Камил Фәйзрахманов — җырчы Венера Ганиеваның ире, озак еллар тавыш режиссеры булып эшләде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында эшләде, театр сайтында аның тавыш режиссеры булып хезмәт куюы турында әйтелгән.

Венера Ганиева белән 34 ел бергә тормыш иттеләр.



XS
SM
MD
LG