Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык радиосы физик затларны ят агент медиа исемлегенә кертүне хөкем итә


Исемлеккә Азатлык Радиосы белән хезмәттәшлек итүче журналистлар эләкте.

Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе (РСЕ/РС) Русия хакимиятенең ят агент медиалар исемлегенә биш физик зат – Русия ватандашын, шул исәптән Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итүче журналистларны кертүне хөкем итә. Русия юстиция министрлыгы карары турында дүшәмбе игълан ителде, бу беренче шундый карар.

РСЕ/РС вице-президенты һәм баш мөхәррире Дэйзи Синделар Русия хакимияте карарына бәйле рәвештә болай дип белдерде: "Русия "ят агент" дип атаганнарның беренчеләре арасында журналистлар булуы хөкем ителүгә лаек. Север.Реалии проектыннан хезмәттәшләребез җаваплы рәвештә күп проблемнар турында мәгълүмат бирде – сүз ирегеннән алып җирле хакимиятләрнең коррупциясенә һәм коронавирус корбаннары саны артуга кадәр. Үзенең карары белән юстиция министрлыгы ике төрле уйлауга урын калмаслык итеп аңлата – фактлар турында дөреслекне хәбәр итү аныңча – җинаять, һәм ул үз ватандашларына, Русия кешеләренә мәгълүмат бирергә, аларны якларга һәм фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирергә омтылучы кешеләрнең тавышларын капларга маташуда берни алдында да туктап калмаячак".

28 декабрьдә Русия юстиция министрлыгы беренче тапкыр физик затларны ят агент функцияләрен үтәүче медиа исемлегенә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая кертелде.

  • 2019 ел ахырында гамәлгә кергән канунга ярашлы, "ят агент медиа" дип ят агент дип танылган басма яки юридик зат материалларын таратучы, аларны булдыруда катнашучы һәм чит илдән финансланучы физик зат атала ала. Бу биш кешене реестрга кертү сәбәпләрен юстиция министрлыгы аңлатмый.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрылыгында теркәлергә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
  • Русия хакимияте фикеренчә, әлеге кануни чаралар редакцияләр эшенең административ һәм техник якларына тәэсир итә, ләкин журналистларның иҗат иреген чикләми. РСЕ/РС медиакорпорациясе җитәкчелеге Русия хакимиятенең "ят агент медиалар" кануны белән бәйле гамәлләрен "журналистларны эзәрлекләүгә юнәлтелгән куркыныч тырышлык, һәм Русия ватандашлары бары Кремль хуплаган мәгълүматны гына алырга тиешлеккә таба адымнар" дип бәяли. АКШ кануннары РСЕ/РСның журналистлык бәйсезлеген гарантияли һәм редакция сәясәтенә сәяси һәм цензура тыкшынуына юл куймый.
  • Русиянең сәүдә белән бәйле булмаган оешмалар һәм "ят агент медиалар" турында кануннарны Көнбатыш илләре хөкүмәтләре һәм халыкара хокук яклау оешмалары тарафыннан күп тапкырлар тәнкыйтьләнде. Русия вәкилләре "ят агент медиалар" турында канун АКШ кануннарының Русиянең RT телеканалын ят агент дип теркәлүен таләп итүенә "җавап реакция" икәнен әйтеп килде. Ләкин RT кабель челтәрләрендә тәүлек буе бөтен АКШ җирлегендә тапшырулар алып бара, ә Русиядә чит ил медиаларына кабель челтәрләре һәм эфир телевидение һәм радиосына эшләү мөмкинлеге шактый чикләнгән.
  • Азатлык радисының Русиядә популярлыгы туктаусыз арта. РСE/РС корпорациясенең рус хезмәте сайтлары 2020 елда аена 12 миллион тирәсе керүләр терки. Бу интернет барлыкка килгәннән алып Азатлык радиосының тарихи иң яхшы күрсәткече. Азатлык Радиосының YouTube-тагы берләшмәләре бер миллион кешедән артып китә, Facebook-та – 720 мең кешедән.
  • Декабрь ахырында Русия думасы өченче укылышта физик затлар-"ят агентлар" турындагы яңа канун өлгесен хуплады. Аерым рәвештә җинаять җаваплылыгы кертүче документ кабул ителде (физик зат – ят агентларга – биш елга кадәр төрмә), мондый җәза алар тиешле реестрга кертүгә гариза бирмәсә яки эшчәнлекләре турында хисап бирмәгән очракта бирелә ала.

XS
SM
MD
LG