Accessibility links

Кайнар хәбәр

RSF: 2020 елда дөньяда 50 журналист үтерелгән


Әфганстанда үтерелгән журналист җеназасы
Әфганстанда үтерелгән журналист җеназасы

Бу очракларның өчтән бере генә сугыш барган төбәкләргә туры килә.

2020 елда дөнья илләрендә 50 журналист үзләренең һөнәрләре белән бәйле рәвештә үтерелгән. Бу очракларның күпчелеге (58 процент) хәрби ызгышлар бармый торган илләрдә булган. Бу турыда "Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) халыкара хокук яклау оешмасы хисабында әйтелә.

2016 елда медиа хезмәткәрләре һәлак булу очракларының 58 проценты сугыш барган җирләрдә булган. Хәзер исә үлем очракларының өчтән бере генә төрле дәрәҗәдәге хәрби ызгышлар бара торган Сүрия, Йемен, Әфганстан һәм Гыйрак кебек илләргә туры килгән диелә хисапта.

2020 елда һәлак булган барлык журналистларның 84 проценты алдан ниятләп үтерелгән. 2019 елда мондыйлар өлеше 63 процент тәшкил иткән. Кайбер журналистлар аеруча рәхимсез үтерелгән дип искәртелә. Журналистлар үлеменең иң күп очраклары Мексикада (сигез кеше), Һиндстанда (дүрт кеше), Филиппинда (өч кеше), Гондураста (өч кеше).

Ике атна элек "Чикләрне танымаучы репортерлар" хисабының беренче өлешендә бөтен дөнья буйлап 400гә якын журналист үзләренең һөнәри эшчәнлеге аркасында төрмәдә утыра диелгән иде. Шуларның яртысыннан артыгы биш илнең зинданнарында тотыла: Кытай, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Вьетнам һәм Сүрия. Узган ел белән чагыштырганда журналист хатын-кызларны төрмәгә утырту очраклары 35 процентка арткан – 31 дән 42 гә кадәр.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасының журналистларга карата көч куллану очраклары турында хисабы 1995 елдан башлап ел саен дөнья күрә.

XS
SM
MD
LG