Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һамбургер җиренә һөҗүмен татар өчпочмагы Нью-Йорктан башлады


Брайтон Бичта татар ашлары
Брайтон Бичта татар ашлары

Нью-Йоркта өчпочмак, өлешләр сата торган "Бәхетле" сәүдә урыны ачылды. Күпләр аны шунда ук Казандагы кибет челтәре белән бәйләр, әмма бу эшне башлаган эшмәкәр ханым моны кире кага. Нью-Йоркта пешкән өчпочмакларны Азатлык хәбәрчесе дә авыз итте, башкаларның да татар ашлары турында фикерен сорашты.

АКШтагы Нью-Йорк шәһәренең Брайтон Бич бистәсендә һәрвакыт ыгы-зыгы күп, биредә нигездә Совет берлегеннән күчеп килгән мөһаҗирләр яши. Автомобиль, метро тавышы тынып торган арада урамда "Туктамыйча китмәгез. Кайнар татар ашлары!" дип кычкырган тавышлар ишетелеп ала. Урысча кычкыралар, "Бәхетле" кафесына сугылырга кыстыйлар. "Бәхетле" татар камыр ашлары дип аталган киоск эшли башлавына ике атналап вакыт үтте.

Нью-йоркта татар ашлары киоскы яңадан-яңа ризыклар сата
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:26 0:00

Ул юллар чатында урнашкан, үтеп барышлый күп кешенең күзе төшә.
Бу урамдагы үзбәк, урыс ашларына багышлаган кибет, рестораннарда ара-тирә өчпочмаклар белән элек тә сыйланып була иде. Мәсәлән, алар берара зур һәм популяр "Gurmanoff" урыс кибетендә дә сатылды. Әмма фәкать татар-ашлары белән сәүдә иткән урын юк иде.

Нью Йоркта бу эшне ачып җибәрүче — татар ашлары пешекчесе Илһамия Апанаева. Башта ул үзбәк ашлары кафесында эшләгән. Өчпочмакларны анда да пешерә идем, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Илһамия Апанаева (сулда) һәм Вера Аракелян (уңда)
Илһамия Апанаева (сулда) һәм Вера Аракелян (уңда)

"Башта өчпочмакларны махсус шимбә көнне пешереп сата башладык, аннан кеше үз иткәнен аңлагач, көн саенга күчтек. Аннары тәвәккәлләдем дә, татар ашлары белән сыйлана торган аерым сәүдә урынын булдырдым. Бездә сатуда өчпочмак, өлеш бар. Гөбәдия ясап карадым — барысы да үтемле тауар булыр дип ышанам. Киләчәктә пәрәмәч тә, чәкчәк тә пешермәкче булам", диде ул.

Татар ашлары урынында болардан тыш кәбестә бөккәне, кабактан вак бәлешләр дә, бәрәңге сумсалары да, чибүрәкләр сатыла. Моннан тыш теләүчеләргә милли ашлар һәм Урта Азия халыклары ризыклары бар. Сатучы ханым сатып алучыларга татар ашлары турында һәрвакыт сөйләп аңлатам ди. "Өчпочмак" сүзен истә калдыра алмыйлар, һичьюгы "треугольник" дип өйрәнеп китәләр", ди ул.

Бер өчпочмак 2 доллар 50 центтан сатыла.
Бер өчпочмак 2 доллар 50 центтан сатыла.

Азатлык хәбәрчесе сәүдәне күзәтеп торган арада камыр ризыкларын сатып алучылар белән дә аралашты. Казан кызы Алинә Зарипова бирегә еш килүе турында сөйләде. Туган яклардан еракта милли ризыклар сагындыра, ди ул.

Алинә Зарипова
Алинә Зарипова

"Инде икенче көн киләм, кичә өчпочмак алган идек, бүген гөбәдия пешерәбез дигәч, яңадан йөгереп килдем", ди Алинә. Аның әйтүенә караганда, ул татар ашлары ачылуы турына Facebook төркеменнән ишетеп белгән. Нью-Йорктагы татарлар арасында хәбәр әнә шулай тиз тарала.

Сәүдә урыны хуҗасы, эшмәкәр Илһамия Апанаева бу көннәрдә татарларның күпләп килеп, сәлам биреп, өчпочмаклар алып китүен телгә алды. "Бәхетле" исеме булгач, Казандагы кибет челтәре белән бәйләүчеләр дә булды, ди ул. Әмма үз бизнесының аңа бернинди катнашы да булмавын әйтте Илһамия ханым.

"Кыргызстанда яшәгәндә минем шундый ук татар ашларын саткан урыным бар иде, аның да атамасы "Бәхетле" иде. Казандагы "Бәхетле" белән бәйле түгел. Бу - безнең Америкага килеп бәхет эзләү символы. Без аны табарбыз. Америкага килүебезгә 12 ел булды. Гел пешерүче булып эшләдем. Гомер буена ашарга пешерергә яраттым. Камырны әни һәм әбием өйрәткәнчә ясыйм, үзем дә төрле рецептларны сынап карыйм. Өчпочмак камыры, мәсәлән, үзем уйлап тапкан ысул белән ясалган", дип сөйләде ул.

Өчпочмак ясау мизгеле
Өчпочмак ясау мизгеле

Илһамия ханым бу хакта үзе сөйли, үзе камыр җәя, ә YouTube-тан татар җырлары уйный. Өчпочмаклар мичтә чыжлап пешеп җитүгә, сатучы кыз аларны кайнар килеш урамга алып чыга. Кайнар камырның исе тирә якка тарала. Ул арада кабартмалар да өлгерә.

Кирилл
Кирилл

Татар ризыкларын сатып алырга килүче Кирилл әфәнде: "Мин Америкага 8 яшьтә килгән идем. Хәзер үземнең кызыма 8 яшь тула. Балама төрле ашларны, төрле мәдәниятләрне күрсәтә алуыма шатмын. Без Америкада торабыз, әмма төрле халыкларның милли ризыклары белән сыйлана алабыз. Хәзер чикләр юк, глобальләшүнең дә уңай яклары бар", дип фикере белән уртаклашты.

Татар ашлары сәүдә урыны яныннан узып барганда туктаучылар да бар. "Пәрәмәч тә пешерәсезме, чәкчәк тә буламы?" дип кызыксыналар. Бу кешенең хатыны татар булып чыкты, шуңа да ул милли ашларны яхшы таный икән. Үзен ул Борис дип таныштырды.

Борис
Борис

"Хатыным кыстыбый, якмыш пешерә иде элек. Менә татар ашлары сатыла башлаган икән, бигрәк шәп! Аның уңышлы үсеп китүен телим. Мәсәлән, монда үзбәк рестораннары күп, аларга төрле милләт кешеләре йөри. Татар ашлары әле ул кадәр билгеле түгел, күпләр аның турында белми, әмма аны кешеләр яратыр дип уйлыйм, чөнки үзенчәлекле ризыклар күп татарда", диде ул.

"Бәхетле"гә сугылучыларга чыннан да күп ризыклар исеме дә ят, ризык та таныш түгел. "Элеш" дип язылган сүзгә озак карап торганнан соң, аны алырга кыймыйча, бәрәңге кабартмасын сатып алучылар күп.


Моңа кадәр өчпочмак белән азмы-күпме таныш булганнар, элек үзбәк рестораннарында ашап караган өчпочмаклар белән чагыштыручылар да табылды.

"Американнар бер кабып карагач, яңадан килә. Полиция хезмәткәрләре кабып карагач, даими сатып алучыга әверелделәр. Татар өчпочмаклары туклыклы һәм чагыштырмача арзан", дип аңлата Илһамия Апанаева.

АКШның Нью Йорк шәһәренә татарлар якынча бер гасыр элек килеп урнаша. Кушма Штатларның иң зур шәһәрендә рәсми татар оешмасы эшләп килә, аның татар яшьләр канаты да бар. Пандемиягә кадәр Нью Йорктагы Сабантуена 200-300 ләп кеше җыела иде.

XS
SM
MD
LG