Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "ят агент-физик затлар" турында канун имзалады


Моннан тыш, чит ил платформаларында интернет цензурасына каршы канун да имзаланды.

30 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин физик затларны да ят агент дип танырга мөмкинлек бирүче канунны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде һәм үз көченә кергән санала. 25 декабрьдә канунны Федерация Шурасы хуплаган иде.

Канунга ярашлы, физик затлар яки юридик зат булып рәсмән теркәлмәгән иҗтимагый оешмалар, сәясәт белән шөгыльләнгән очракта һәм чит илдән финансланса, ят агент дип таныла.

Бу оешмалар һәм физик затлар үзләрен шундый статуска күчерүне сорап гариза бирергә, аннары Юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлекләре турында даими хисап биреп торырга тиеш булачак. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр башта административ, аннары җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

"Ят агент" булган физик затлар дәүләт һәм муниципаль хезмәттә вазифа биләп тора алмый, шулай ук дәүләт сере белән бәйле эшкә алынмый.

28 декабрьдә Русия юстиция министрлыгы беренче биш физик затны ят агент медиа исемлегенә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая эләкте.

  • Моннан тыш, Путин чит ил платформаларында интернет-цензурага каршы тору турында канунны да имзалады. Канун өлгесе 19 ноябрьдә Русия думасына кертелгән иде. 25 декабрьдә аны Федерация шурасы хуплады. Әлеге канун нигезендә чит ил социаль челтәрләре һәм сайтлары Русиянең дәүләт медиалары мәгълүматын чикләгән өчен томаланырга мөмкин. Бу канунны дума депутатлары YouTube, Facebook, Twitter кебек челтәрләрнең Русия дәүләт медиаларына модерация уздыруына җавап буларак тәкъдим итте. Канунга ярашлы, чикләүләргә эләккән интернет-платформага карата, томалау яки тизлеген киметү белән беррәттән, 3 млн сумга кадәр штраф сугу да каралган.

XS
SM
MD
LG