Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Әстерханга яңа очышлар башлана


“ЮВТ Аэро” Әстерханга атнасына дүрт тапкыр очарга җыена.

Татарстанның "ЮВТ Аэро" һава ширкәте 2 гыйнвардан Әстерхан шәһәренә очышлар башлый. Атнасына дүрт рейс оештырылачак, алар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә була дип хәбәр итә һава ширкәтенең матбугат хезмәте.

Билет бәясе бер тарафка 5090 сум тәшкил итә, очыш вакыты – ике сәгать диелә.

Казан-Әстерхан юнәлешен "ЮВТ Аэро" 2019 елның апрелендә ачып җибәргән иде. Ул вакытта атнасына өч рейс башкарылды. Аңа кадәр 2012 - 2014 елларда Казан-Әстерхан һәм Казань-Әстерхан-Сочи рейсларын Татарстанның төбәк һава ширкәте "Ак Барс" ясый иде.

Әстерханның Нариман районыннан Ринат Бикчураев Азалыктагы "Татарча подкаст"та Әстерханда татар оешмалары бар, әмма алар бәйрәм уздырудан башканы белми, Татарстан эшмәкәрләре белән элемтәләр булдырылсын дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG