Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дүрт тимер юл туризмы маршруты ачылачак


Тимер юл. Гомум фото.
Тимер юл. Гомум фото.

Электр поезд аша Арча районына Кыш Бабай резиденциясенә барып булачак.

Быел Казаннан электр поездында дүрт яңа туристик маршрут ачарга ниятлиләр. Бу хакта "Содружество" шәһәр яны пассажир ширкәте матбугат хезмәте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткән.

Беренче маршрут Казаннан Арчага юл тотачак. Анда Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә сәяхәт кылып булыр дип көтелә. Шулай ук Казаннан Кукмарага да аерым сәфәр каралган. Биредә "Чекерил" тау чаңгысы туры ачылачак. Моннан тыш, Саба районына (Казан - Шәмәрдән) һәм Нократ Аланына (Киров өлкәсе) туристик сәфәрләр күздә тотыла. Халык өчен электр поездларда тематик стендлар урнаштырылачак.

"Туристлар куллана алырлык кызыклы маршрутлар күп, шул исәптән Арча, Биектау районы, Зөя утрау-шәһәрлеге юнәлешендә. Кызганычка каршы, хәзер туристлар агымы кимеде. Әмма без бу эшне дәвам итәчәкбез", дип белдергән "Содружество" ширәкте башлыгы Азат Әхмәтшин.

Хәзерге вакытта "Содружество" ширкәтендә 14 туристик маршрут эшли. "Татарстан башкаласына электричкада", "Ветераннар өчен сәламәт тур" (Казан - Васильево) турмаршрутлары, Кукмарага барып Татарстанда җитештерелүче тауарларны сатып алу өчен шоп-туры һәм башка туристик юнәлешләр эшләнгән.

XS
SM
MD
LG