Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге төрле милләт вәкилләре Мәскәү мәктәпләрендә туган телләрне укыту мөмкинлеген булдыруны сорый


Сергей Собянин
Сергей Собянин

Хатны татар, башкорт, осетин, бурят, якут һәм башка милләт вәкилләре имзалаган.

Мәскәүдә яшәүче Русиянең төрле милләт вәкилләре Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм шәһәр Думасы рәисенә Мәскәү мәктәпләрендә туган телләрне укыту мөмкинлеген булдыруын сорап хат язган.

Хатка кул куйган 50ләп ата-ана Мәскәү мәктәпләрдә үз туган телләрен һәм әдәбиятен өйрәнү мөмкинлеге булмау балаларның хокуларын боза, дип саный.
"2020 елда дистанцион рәвештә белем бирү технологияләре үсеш алды, шушы технологияләр мәсьәләне хәл итәргә мөмкинлек бирә", диелә хатта.

Хат авторлары Мәскәү мәктәпләрендә туган телләрне укытуны оештыруга бәйле үз тәкъдимнәрен дә китерә. Ата-аналар якын-тирә мәктәпләрдәге балаларны берләштереп, читтән торып уку өчен төркемнәр оештырырга тәкъдим итә. Моннан тыш, хат авторлары мәктәпләрдә туган телләрне һәм әдәбиятне дистанцион форматта оештырыр һәм алып барыр өчен Мәскәүдә Мәскәү һәм Русиянең милли республикалардан белгечләр җәлеп итеп, "Русия халыклары телләрен өйрәнү үзәге"н оештырырга тәкъдим итә.

Җәмәгәтьчелек фикеренчә, Мәскәүдә мондый чаралар гамәлгә ашырылса, алар Русия халыклары телләренә карата хөрмәт һәм кызыксыну булдырып, телләрне саклауда ярдәм итәчәк һәм Русиянең башка төбәкләрендә туган телләрне укытуны мөмкинчелеген булдыруда үрнәк булачак.

Хатка татар, башкорт, осетин, бурят, якут һәм башка милли иҗтимагый берләшмәләрнең 50гә якын вәкиле кул куйган. Алар арасында Осетиядан филология фәннәре докторы, профессор Тамерлан Камболов, хокук яклаучы Андрей Бабушкин, язучы Ринат Мөхәммәдиев, Русия фәннәр академиясенең көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов һәм башкалар бар.

XS
SM
MD
LG