Accessibility links

Кайнар хәбәр

EUvsDisinfo "Кремль пропагандасы уңышсызлыклары" рейтингы төзелгән 


"Алдаулар, манипуляцияләр һәм сафсата демократиягә һөҗүмнең бер өлеше булып тора", ди рейтинг авторлары.

Европа комиссиясенең "фейк яңалыкларны" фаш итүче EUvsDisinfo проекты 2020 елда пропаганда уңышсызлыклары рейтингы төзегән.

Беренче урын оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны агулау тирәсендәге вазгыятькә бирелгән. Тикшерүчеләр аны "Русия дәүләте өчен зур оят" дип атый. Сүз агулауның үзе турында түгел, чөнки рейтинг авторлары раславынча "радикаль чаралар" Кремль олауларында күптән бар, ә бу чараның уңышсызлыкка дучар булуында.

Икенче урында Русия пропагандасының коронавирус пандемиясе, шул исәптән Көнбатышта ясалучы вакциналар турында "фейк яңалыклар" таратуы. EUvsDisinfo эпидемия белән бәйле дөреслеккә туры килмәүче 700ләп язма санаган. Аерым алганда, пропаганда башта AstraZeneca ширкәте вакцинасының дәрәҗәсен төшерергә тырышкан, ә ширкәт Русиянең Гамалеи институты белән хезмәттәшлек итәргә җыенуын белдергәч, вакцинага һөҗүм шунда ук туктала диелә.

Өченче урын үзенең тапшыруында Беларус протестларының ялган фотоларын дөрес дип күрсәткән режиссер Никита Михалковка эләккән.

Дүртенче урында көнбатыш махсус хезмәтләре вәкилләре "Майк" һәм "Ник"ның сөйләшүләрен тотып алдык дип раслучы Александр Лукашенка. Әлеге язманың дөреслегенә хәтта Русиянең рәсми матбугат чаралары да шикләнде.

Рейтингта шулай ук телевидение алып баручысы Владимир Соловьев һәм Русия думасы депутаты Алексей Журавлев бар.

"Әлеге очракларның иң зур хурлыгы авторлар тарафыннан бернинди гафу үтенүләр, үкенүләр булмавында... Алдаулар, манипуляцияләр һәм сафсата демократиягә һөҗүмнең бер өлеше булып тора" дигән нәтиҗә ясый EUvsDisinfo авторлары.

XS
SM
MD
LG