Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган галим-химик, Зәйнәп Биишева мирасын саклаучы Тельман Әминев вафат


Тельман Әминев Зәйнәп Биишева һәйкәле ачылышында, 2016 ел.
Тельман Әминев Зәйнәп Биишева һәйкәле ачылышында, 2016 ел.

Галимгә 20 гыйнварда 85 яшь тулыр иде.

Тумышы белән Башкортстаннан булган химия фәннәре докторы, профессор Тельман Әминев авырудан соң 6 гыйнварда 84 яшендә вафат булган. Ул Мәскәүдә яши иде, Русия фәннәр академиясенең Н.Куранаков исемендәге Гомум һәм органик булмаган химия институтында эшли иде.

Тельман Әминев 1936 елның 20 гыйнварында Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында туган. Әнисе - Башкорт АССРның халык язучысы Зәйнәп Биишева.

Мәктәпне Уфада тәмамлаганнан соң Мәскәү дәүләт университетының (МДУ) химия факультетына укырга керә, шунда ук аспирантура тәмамлый. Мәскәү физика-техник институтында эшли башлый. Соңрак МДУда кандидатлык диссертациясе яклый.

1975 елдан алып Русия фәннәр академиясенең Н.Куранаков исемендәге Гомум һәм органик булмаган химия институтында эшли. 2002 елда әлеге институтта "Хром халькогенидлары синтезы һәм магнит үзенчәлекләре" темасына докторлык диссертациясе яклый.

Моннан тыш, Новочеркасски политехник институтында профессор буларак дәресләр бирә.

Соңгы елларда Тельман Әминевнең гыйльми эшчәнлеге спинтрониканың физик-химик нигезләрен, шушы юнәлештә магнит материаллары булдыруга һәм тикшерүгә юнәтелгән. Ул шулай ук спин пыяла һәм наномагнетизм — кеше хәтере, дару матдәләренең организмга төбәп юнәлтү проблемнарына кагылышлы эшләрдә дә катнашкан.

Тельман Әминев әнисе Зәйнәб Биишева мирасын саклау белән дә шөгыльләнде. Уфада язучының музей-фатирын ачты, һәйкәл куюда катнашты.

XS
SM
MD
LG