Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының COVID-19 барлыкка килүен тикшерүчеләрен кертмәде


Экспертлар юлга чыкканнан соң аларның эшләре өчен бөтен рөхсәтләр дә бирелеп бетмәгәне ачыклана.

Кытай хакимиятләре Дөнья сәламәтлек саклау (WHO) оешмасының COVID-19 килеп чыгуын тикшерү комиссиясе вәкилләренә илгә керергә рөхсәт бирмәгән. Бу хакта оешма җитәкчесе Тедрос Аданом Гебрейесус сөйләде. Ул әлеге хәлгә борчылуын белдерә.

Гыйнвар башында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының халыкара экспертлар төркеме Кытайның Үһән шәһәренә барып, 2019 елда коронавирусның килеп чыгу сәбәпләрен тикшермәкче иде. 16 декабрьдә WHO вәкиле Пекин бу эшкә рөхсәт бирде дип белдергән иде.

Экспертлар юлга чыкканнан соң аларның эшләре өчен бөтен рөхсәтләр дә бирелеп бетмәгәне ачыклана. Дөнья сәламәтлек оешмасы җитәкчесе сүзләренчә, Кытай хакимиятләре әлеге проблемны хәл итәр өчен кайбер эчке эшләрне тизләтәбез дип ышандырган.

Коронавирус эпидемиясе 2019 ел ахырында, 2020 ел башында Кытайның Үһән шәһәрендә башланып китте. Күп кенә илләр Кытай хакимиятлрен чир тарала башлау турында дәшми калу һәм авыручылар, үлүчеләр статистикасын киметеп күрсәтүдә гаепли. Пекин боларны кире кага.

Рәсми мәгълүматка караганда, чир коронавирус таратучы ярканатлар сатылган җирле базардан таралган. Шулай ук авыруның лабораториядән чыгуы турында да гипотеза бар. Үһәндә коронавируслар тикшерүче дөньядагы иң зур үзәкләрнең берсе урнашкан. Әлеге фараз тарафдарлары COVID-19 лабораториядән башланган булырга мөмкин ди. Бу вирусның ясалма рәвештә барлыкка килүен аңлатмый, ул табигый мохиттә барлыкка килеп, аны кытай галимнәре өйрәнгән булырга мөмкин диелә.

Декабрь ахырында Associated Press Кытай хөкүмәте COVID-19 барлыкка килүен тикшерүне сер итеп саклауга куйган дип хәбәр итте. Коронавирус йоктыручы ярканатлар яши торган районга керү тыелган. Моның белән бергә Кытай хөкүмәте вирус башка илдә барлыкка килергә мөмкин дигән версияне алга сөрергә омтыла ди агентлык.

  • Джон Һопкинс университеты мәгълүматынча, дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны 86 миллионнан арткан, ә үлүчеләр 1,9 миллионга җиткән. Әлеге саннар төрле илләрнең рәсми статистикасына нигезләнеп китерелә, алар киметелеп күрсәтелергә дә мөмкин.
  • Русиядә, рәсми саннарга караганда, пандемия чорында 3,3 миллион кеше коронавирус йоктырган. Соңгы тәүлектә йоктыруның 24 217 очрагы теркәлгән. Барлыгы 100 меңнән артык кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG