Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда Трамп тарафдарлары Капитолий бинасына бәреп керде

АКШ президенты Дональд Трамп тарафдарлары Конгресс бинасында

Вашингтонда гадәттән тыш хәл тәртибе игълан ителде, чәршәмбе 18:00 сәгатьтән комендант сәгате кертелде. Протестчылар президент сайлау нәтиҗәләрен кире кагуны таләп итте.

6 гыйнвар Вашингтонда президент Дональд Трамп тарафдарлары митингтан соң Капитолий бинасына бәреп керде. АКШ Конгрессы анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.

Сенат һәм Вәкилләр пулаты әгъзалары эшен туктатырга мәҗбүр булды. Утырышта катнашучы АКШ вице-президенты Майк Пенсны Конгресс бинасыннан эвакуацияләделәр.

Вашингтонда гадәттән тыш хәл тәртибе игълан ителде, чәршәмбе 18:00 сәгатьтән 7 гыйнвар иртәнге алтыга кадәр комендант сәгате кертелде. Мондый тәртип 21 гыйнварга кадәр булачак.

Трамп тарафдарлары Конгресс бинасына бәреп кергәннән соң ике сәгатьтән артык вакыт узгач 20 гыйнварда президент вазифасына керешәчәк Джо Байден телевидение аша ил халкына мөрәҗәгать итте. Ул бу гамәлне "демократиягә һәм канун өстенлегенә һөҗүм" дип атады. Байден мондый протестны фетнәгә тиңләде. Аның сүзләренчә, "алар илдәге чынбарлыкны чагылдырмый". Байден президент Трампны телевидение аша мөрәҗәгать белән чыгарга һәм Конгресс бинасын басып алганнарны аннан чыгарга чакырырга өндәде.

Байден чыгышыннан соң берничә минут узгач Дональд Трамп та видеомөрәҗәгать чыгарды. Ул протестчыларны таралырга чакырды, аларның хисләрен аңлавын, әмма тәртип саклау кирәклеген белдерде. Шул ук вакытта әлеге кыска гына, бер минутлык мөрәҗәгатендә Трамп президент сайлауның хәрәмләшүләр белән узуын, гадел булмавын берничә мәртәбә кабатлады. Ул шулай ук Конгресс бинасын басып алган кешеләрне яратуын әйтте.

Соңрак Американың эре социаль челтәрләре Дональд Трамп аккаунтларын томалап куйды. Моны Facebook, Instagram, Twitter һәм Snapchat эшләде, ә YouTube Капитолий бинасына бәреп керүчеләрне өйләренә таралырга чакырган видеосын алып куйды.

Вашингтон полициясе башлыгы Роберт Конти тәртипсезлекләр вакытында дүрт кешенең һәлак булуы турында белдерде. Аларның берсе атып үтерелгән, калганнарының ни сәбәпле һәлак булулары рәсми әйтелмәде.

Чәршәмбедә Конгресс Сайлаучылар коллегиясенең тавыш бирү нәтиҗәләрен расларга җыелган иде. Демократ Джо Байденның ноябрьдә президент сайлауда җиңүе расланырга тиеш иде. Трамп һәм аның күпчелек тарафдарлары бу җиңүне танымады.

Вашингтонда Трамп тарафдарлары митингы, 6 гыйнвар

Сенаттагы вакыйгаларга берничә сәгать кала Вашингтонда Трамп тарафдарлары митингы узды. Президент анда чыгыш ясап, "Без беркайчан да юл бирмәячәкбез", дип белдерде.

Трамп тарафдарлары АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде

Трамп тарафдарлары Конгресс бинасында. (EPA-EFE/JIM LO SCALZO)
1/21 Трамп тарафдарлары Конгресс бинасында. (EPA-EFE/JIM LO SCALZO)
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Трамп тарафдарлары Конгресс бинасының Сенат өлешендә (AP Photo/Manuel Balce Ceneta)
2/21 Трамп тарафдарлары Конгресс бинасының Сенат өлешендә (AP Photo/Manuel Balce Ceneta)
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Трамп тарафдарлары Конгресс бинасының Сыннар залында.
3/21 Трамп тарафдарлары Конгресс бинасының Сыннар залында.
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Трамп тарафдарларының берсе Вәкилләр пулаты рәисе Нэнси Пелосиның эш бүлмәсендә.  (EPA-EFE/JIM LO SCALZO)
4/21 Трамп тарафдарларының берсе Вәкилләр пулаты рәисе Нэнси Пелосиның эш бүлмәсендә.  (EPA-EFE/JIM LO SCALZO)
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Трамп тарафдарлары Конгресс бинасына бәреп керә.
5/21 Трамп тарафдарлары Конгресс бинасына бәреп керә.
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Трамп тарафдарларының берсе Конгресс бинасында.
6/21 Трамп тарафдарларының берсе Конгресс бинасында.
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Трамп тарафдарлары Конгресс бинасына бәреп керә.
7/21 Трамп тарафдарлары Конгресс бинасына бәреп керә.
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Конгресс бинасындагы полиция хезмәткәре тәрәзәне ватып кергән протестчыга күз яшьләндерү газы сиптерә.
8/21 Конгресс бинасындагы полиция хезмәткәре тәрәзәне ватып кергән протестчыга күз яшьләндерү газы сиптерә.
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Вәкилләр пулаты галереясындагы кешеләр бинага бәреп кергәннәрдән качып утыргычлар арасына сыена. (AP Photo/Andrew Harnik)
9/21 Вәкилләр пулаты галереясындагы кешеләр бинага бәреп кергәннәрдән качып утыргычлар арасына сыена. (AP Photo/Andrew Harnik)
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Вәкилләр пулатындагы полиция хезмәткәрләре бинага бәреп кергәннәрнең кайберләрен корал белән янап туктата. (AP Photo/Andrew Harnik)
10/21 Вәкилләр пулатындагы полиция хезмәткәрләре бинага бәреп кергәннәрнең кайберләрен корал белән янап туктата. (AP Photo/Andrew Harnik)
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Вәкилләр пулаты галереясындагы кешеләр бинага бәреп кергәннәрдән качып утыргычлар арасына сыена. (AP Photo/Andrew Harnik)
11/21 Вәкилләр пулаты галереясындагы кешеләр бинага бәреп кергәннәрдән качып утыргычлар арасына сыена. (AP Photo/Andrew Harnik)
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Вәкилләр пулатындагы полиция хезмәткәрләре бинага бәреп кергәннәрне пулат ишеге янында туктата. (AP Photo/Andrew Harnik)
12/21 Вәкилләр пулатындагы полиция хезмәткәрләре бинага бәреп кергәннәрне пулат ишеге янында туктата. (AP Photo/Andrew Harnik)
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Вәкилләр пулатындагы полиция хезмәткәрләре бинага бәреп кергәннәргә пулат ишеге янында пистолет төбәп тора. (AP Photo/J. Scott Applewhite)
13/21 Вәкилләр пулатындагы полиция хезмәткәрләре бинага бәреп кергәннәргә пулат ишеге янында пистолет төбәп тора. (AP Photo/J. Scott Applewhite)
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Конгресстагы полиция журналистларны һәм Конгрессның матбугат хезмәткәрләрен башка бинага эвакуацияли. REUTERS/Jonathan Ernst
14/21 Конгресстагы полиция журналистларны һәм Конгрессның матбугат хезмәткәрләрен башка бинага эвакуацияли. REUTERS/Jonathan Ernst
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Дональд Трамп тарафдарлары Конгресс бинасы янында. REUTERS/Stephanie Keith
15/21 Дональд Трамп тарафдарлары Конгресс бинасы янында. REUTERS/Stephanie Keith
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Трамп тарафдарлары Конгресс бинасы янында полиция белән бәрелештә күз яшьләндерү газыннан сакланырга тырыша. REUTERS/Leah Millis
16/21 Трамп тарафдарлары Конгресс бинасы янында полиция белән бәрелештә күз яшьләндерү газыннан сакланырга тырыша. REUTERS/Leah Millis
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Трамп Конгресс бинасына бәреп кергән тарафдарларына Ак Йорттан видеомөрәҗәгать юллап, аларны таралырга чакыра, әмма шул ук вакытта президент сайлау нәтиҗәсе белән килешмәскә өнди. REUTERS/Carlos Barria
17/21 Трамп Конгресс бинасына бәреп кергән тарафдарларына Ак Йорттан видеомөрәҗәгать юллап, аларны таралырга чакыра, әмма шул ук вакытта президент сайлау нәтиҗәсе белән килешмәскә өнди. REUTERS/Carlos Barria
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
АКШ президенты итеп сайланган Джо Байден телевидение аша ил халкына мөрәҗәгать итеп, бу гамәлне "демократиягә һәм канун өстенлегенә һөҗүм" дип атый. REUTERS/Kevin Lamarque
18/21 АКШ президенты итеп сайланган Джо Байден телевидение аша ил халкына мөрәҗәгать итеп, бу гамәлне "демократиягә һәм канун өстенлегенә һөҗүм" дип атый. REUTERS/Kevin Lamarque
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Трамп тарафдарлары Конгресс бинасы янында. REUTERS/Leah Millis
19/21 Трамп тарафдарлары Конгресс бинасы янында. REUTERS/Leah Millis
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Полиция Конгресс бинасына һөҗүм итүче Трамп тарафдарларына каршы күз яшьләндерү газы куллана.
20/21 Полиция Конгресс бинасына һөҗүм итүче Трамп тарафдарларына каршы күз яшьләндерү газы куллана.
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Конгресс бинасы янында полиция коралы шартлый. REUTERS/Leah Millis
21/21 Конгресс бинасы янында полиция коралы шартлый. REUTERS/Leah Millis
Вашингтонда 6 гыйнварда президент Дональд Трамп тарафдалары митингтан соң АКШ Конгрессы бинасына бәреп керде. Конгресс анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG