Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сатылучы смартфоннарга мотлак куелырга тиешле әсбаплар исемлеге расланды


Экспертлар фикеренчә, әлеге исемлек Русия халкына кирәк булган програмнарны күз уңында тотып түгел, ә министрлыкның үз мәнфәгатьләреннән чыгып төзелгән. 

Хөкүмәт смартфон, планшет, компьютер һәм акыллы телевизорларга мотлак куелып сатылырга тиешле Русия әсбаплары исемлеген раслаган. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән документта әйтелә.

Смартфон һәм планшетлар өчен "Яндекс" (эзләүгеч, браузер, хариталар, диск), Mail.ru почта һәм хәбәрләр, ICQ мессенджеры, "Маруся" дип аталган тавышлы ярдәмче, "Одноклассники" һәм OK Live, "ВКонтакте", MirPay түләү системы, "Госуслуги", "МойОфис Документы" хезмәтләре, "Лаборатории Касперского" антивирусы, Applist.ru программы куелырга тиеш.

Windows-лы компьютерларга "МойОфис Стандартный. Домашняя версия" куярга кирәк булачак. Акыллы телевизорларда "Яндекс" һәм Wink, IVI, Беренче канал, Okko, Premier, More.tv , "Смотрим", НТВ һәм Start сервислары мотлак куелырга тиеш.

Русиянең дигитал үсеш министрлыгы кулланучлар үз теләкләре белән башка програмнар да куя алачак дип искәртте.

"Коммерсантъ" сораштырган экспертлар фикеренчә, әлеге исемлек Русия халкына кирәк булган програмнарны күз уңында тотып түгел, ә министрлыкның үз мәнфәгатьләреннән чыгып төзелгән.

Mobile Research Group аналитигы Эльдар Муртазин ICQ мессенджеры искергән, Telegram-ның кулланучылары күбрәк ди.

Рейтинг ел саен 1 августтка кадәр яңарып торачак. Әлеге әсбапларны куеп сату карары импортны алыштыру һәм Русия дигитал тауарларның үстерү стратегиясенең бер өлеше диелә.

Русиядә сатылучы җиһазларда Русиядә әсбапларын мотлак куеп сату турындагы канун 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керергә тиеш.

XS
SM
MD
LG